• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Ата-аналар җыелышы

Опубликовано: 07.09.2023

Тормыш яме, яшәү тәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып,
Балам, тизрәк үсеп җит.
     Әйе! Һәр ата- ананың баласы үзенә кадерле. Тик шулай да, балаларыбызның сәламәтлеге һәм тәрбиялелеге мәсьәләсенә килсәк, тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, онытылып китәбез шул.
    Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымыннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз, дилэр алар. Безнең  тырышлыгыбыз һәрвакытта да файдага гына эшлиме соң?
    Шундый һәм башка бик күп сорауларга җавап табу максатыннан 7 нче сентябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә быелгы уку елында беренче ата-аналар җыелышы булып узды. Беренче көн тәртибе буенча, Яр Чаллы шәһәрендәге баш санитар табибның Актаныш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Махияновна чыгыш ясады. Ул балаларның  сәламәтлеген саклау максатында туклануның роле, төрле авырулардан саклану чарасы буларак, прививкалар ясатуның мөһимлеген ассызыклады. Икенче көн тәртибе буенча, сәнгать мәктәбе җитәкчесе  Әмиров Айзат түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырды, ата-аналарның сорауларына җаваплар бирде. Өченче көн тәртибе буенча, мәктәпнең укыту  эшләре буенча директор урынбасары Ахмадгалиева З. В. гыйнвар аенда эшли башлаячак  яңа электрон журналга күчү өчен ата-аналарга әзерлек эшләрен нидән башларга икәнен аңлатты. Мәктәп китапханәчесе Хәмидуллина Г. Р. укучыларның алган дәреслекләрен сак тотуларын, газета-журналларга язылып, китап укуларын контрольгә алуларын чакырды.
   Мәктәп директоы Әхмәтов Р. Х. җыелышны йомгаклап, әти-әниләргә үзенең мөрәҗәгатен җиткерде: "Балаларның сәламәт, белемле һәм тәрбияле булуларына ирешү өчен, кулга-кул тотынып, бергәләп эшлик!"- диде ул.



К списку новостей