• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Пушкин картасы ярдәмендә укучыларда патриотизм хисе, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү

Опубликовано: 30.11.2022

1812 елның 12 нче июнендә  француз армиясе сугыш игълан итеп тормыйча, Россиянең көнбатыш   чикләренә   үтеп  керә.   Рус  гаскәрләре французларга караганда өч тапкыр азрак була.

   19 нчы гасыр башында Россия империясе һәм аның халыклары зур куркыныч алдында калалар. Франция императоры Наполеон Бонапарт, яхшы коралланган күпсанлы армия туплап, Европада басып алу сугышлары башлап җибәрә. Күп кенә дәүләтләрне үзенә буйсындырып, ул Россия чикләренә якынлаша.

   Французлар белән сугыш башлану  турындагы хәбәр  халыкка таратыла. Россиянең бөтен халкы азатлык сугышына күтәрелә, тарихта аны Ватан сугышы дип атадылар. Дошман басып алган җирләрдә партизан отрядлары оеша. Партизаннар француз гаскәрләренә көтмәгәндә һөҗүмнәр ясыйлар, алар үтә торган юллардагы авылларны яндыралар, дошман кулына эләгердәй бер нәрсәне дә калдырмыйлар. Наполеон армиясе күп югалтулар кичерсә дә һаман алга бара һәм Мәскәүгә якынлаша.

 Россиянең барлык төбәкләрендә дошманга каршы көчле хәрәкәт башлана. Ниһаять, рус армиясе дошманны эзәрлекләргә тотына. Яулап алынган территорияләрдә сугышчы партизаннар, француз армиясенә  зур зыян китерәләр. Партизаннар сәнәк, күсәк, ташлап калдырылган  сугыш кораллары белән коралланган крестьяннардан, шулай  ук рус армиясенең кечкенә отрядларыннан тора. Тиздән илбасарлар рус җиреннән куып чыгарыла. Ә рус армиясе Парижның үзенә кадәр барып җитә, сугышчыларнын бөек җиңүе белән тәмамлана.

    Һәрбер сугыш - ул трагедия, якыннарыңны югалту. Һәр сугышта да үз иле өчен янып, башлап йөрүче кешеләр була. Без бүген, 30 ноябрь көнне, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче, 9 нчы сыйныф укучылары, Нефтекамск шәһәреннән килгән филармония артистлары тарафыннан "Многое забудется,а такое – никогда!" дип исемләнгэн чара карадык. Талантлы артистларынын курай, барабан тавышлары белән үрелеп барган матур җыр, биюләре аша, 1812 елгы  сугышта катнашкан батыр кешеләре белән таныштык, вакыйгалардан күренешләр бик үтемле, тетрәндергеч булды.

   Башкорт халкының туган җирен яклап бердәм Ватан сугышына күтәрелүе турында ишетеп кенә түгел, күргәндәй булдык.

  Башкорт халкының батырлык үрнәге нигезендә укучыларда патриотизм хисе, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүгә тагын бер адым ясалды, дисәк тә була.

Чараны карарга барган 8-9 сыйныф укучылары исеменнән, 8 сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Якупова Ф.Я.



К списку новостей