Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 99 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Гомуми ата-аналар җыелышы узды
Опубликовано: 30.03.202230 нчы март көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Кунакларны Spike Prime наборыннан укучылар программалаштырган робот каршы алып, исәнләшеп торды. Җыелышта Актаныш районы "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика җитәкчесе Фазлыева Лена Мөҗәят кызы "Юлларда имин йөрик!" исеме астында чыгыш ясады. Җирлек Башлыгы Анварова Дилбәр Миркасыйм кызының, участок полиция вәкиле Фазлыев Дамир Дилфас улының чыгышлары тыңланды. Авыл фельдшеры Әхметгалиева Рәзинә апа сәламәтлек хакында үз фикерләрен җиткерде. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтгалиева Зөлфия Вил кызы lll чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Айсылу Илдус кызының "Гаиләдә ата-ана һәм бала мөнәсәбәте" чыгышы тыңланды. Класс җитәкчесе Гильфанов Фидус Нәрфис улы "Үзең нинди - балаң шундый" исеме астында чыгыш ясады. Мәктәп директоры Шәрипов Илназ Илшат улы укучыларның фән олимпиадалары һәм "Йолдызлык" фестивале нәтиҗәләренә тукталып, ата-аналарга рәхмәтләрен җиткерде, җәйге каникул вакытында мәктәп ашханәсенә дәүләт программасы кысаларында ремонт керү турында хәбәр итте. Җыелышка килгән әти-әниләргә, рәсем түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларның иҗат җимешләре һәм кул эшләреннән күргәзмә дә тәкъдим ителде.
К списку новостей