• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Мәктәп директоры Илназ Шәриповның Белем көне белән котлавы

Опубликовано: 01.09.2020

Кадерле укытучылар, укучылар, хөрмәтле әти-әниләр! Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм! Быел без бу көнне түземсезлек белән көттек. Укытучылар, ата-аналар, балалар – барысы да мәктәпне сагындылар. 

Яхшы белем - тормышта уңышка ирешүнең нигезе. Укытучының осталыгы  балаларда белем алу теләге уята белү һәм яңалыкларга омтылуда күренә. Бүген укытучыларыбыз педагог булуның гади генә һөнәр түгел икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куя: укыту технологияләре, уку программалары үзгәрә, яңа стандартлар кертелә. Әмма үзгәрешләр вакытында да сез, хөрмәтле педагоглар, киң фикер йөртергә һәм рухи яктан камил булырга сәләтле максатчан шәхес тәрбияли аласыз. Авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт!

Белем көнендә беренче сыйныф укучыларын аерым котлыйсы килә. Кадерле балалар! Тормышыгызда кызыклы очрашулар һәм гаҗәеп ачышларга бай яңа этап башлана. Нәкъ менә мәктәп сезне яңа дуслар белән таныштырыр, онытылмас бәйрәмнәр бүләк итәр. Биредә сез тормышта кирәк булачак бар нәрсәгә өйрәнерсез. Тырышып укыгыз һәм кыенлыклардан курыкмагыз!

Хөрмәтле әти-әниләр! Кешенең уңышы, һичшиксез, аның иң якын кешеләренең беренче карашка сизелми  торган көндәлек тырышлык, хезмәт, сабырлык һәм җаваплылык таләп итә торган хезмәте нәтиҗәсе . Мин сезгә балаларыгыз белән аңлашуыгыз, дус булуыгыз, ярдәмегез һәм актив тормыш позициягез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә бәхет һәм гаилә иминлеге телим!

Барлык укучыларга  яңа уку елында яхшы билгеләр,  иҗатка һәм вакыйгаларга бай тормыш телим! Барлык кыю ниятләрегез тормышка ашсын һәм белем дөньясының иң югары баскычларын яуларга ярдәм итсен!

Кадерле дуслар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яхшы кәеф юлдаш булсын! Хәерле сәгатьтә!



К списку новостей