• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Районда мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Опубликовано: 05.10.2019

5 октябрь җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләре – Укытучылар көне. Районның мәгариф учреждениеләрендә армый-талмый хезмәт куючы, һәркем күңеленә балачактан игелек орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче педагогларыбыз һөнәри бәйрәмен билгели.

Бәйрәм уңаеннан районыбыз педагоглары өчен мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде. Мәгариф хезмәткәрләре район башлыгы Э.Н. Фәттаховтан, республика кунакларыннан, район җитәкчелегеннән тәбрикләүләр кабул итте.

Фидакарьләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. “Ел укытучысы” бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулаучылар аерым хөрмәтләнеп, беренче урын ияләренә күчмә кубоклар тапшырылды.

Безнең мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нургалиева Лениза Зәки кызы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәгариф хезмәткәрләре хозурына эстраданың популяр җырчысы Әнвәр Нургалиевның җырлары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театрының “Күрәсем килгән иде...” спектакле тәкъдим ителде. 



К списку новостей