• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Мәктәп директоры Илназ Илшат улы Шәриповның Белем бәйрәме белән котлавы

Опубликовано: 01.09.2019

Без барыбыз да 1нче сентябрьне – бөтенхалык Белем көнен зур дулкынлану хисе белән көтәбез һәм бәйрәм итәбез. Ул төрле буын кешеләре өчен дә бик кадерле бәйрәм, чөнки һәрберебез үзенең мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергәнен хәтерли.

Укыту – авыр, әмма бик мөһим һәм намуслы хезмәт, ул югары дәрәҗәдә һөнәри осталык, уйланучан һәм җитди мөнәсәбәт, сабырлык, бер-береңә карата игътибар һәм хөрмәт таләп итә.

Бу көнне барлык педагогларга да аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Кадерле укытучылар! Балаларның укуда һәм тормышта ни дәрәҗәдә уңышка ирешә алулары, киләчәктә кем булулары, республика һәм бөтен ил үсешенә нинди өлеш кертәчәкләре нәкъ менә Сезгә бәйле. Үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, балаларны тыңлый һәм ярдәм итә белүегез өчен, шулай ук аларны яңа үрләр яулауга рухландыруыгыз өчен рәхмәт Сезгә!

Бу яңа уку елында "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, аңа алты федераль проект кергән. Алар арасында иң мөһиме — "Заманча мәктәп", "Һәр баланың уңышы", "Цифрлы белем бирү мохите", “Яшь профессионаллар”, "Киләчәк укытучысы", "Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү".

Алда – һичшиксез, уңышлар, шатлыклар һәм вакыйгалар белән тулы булачак яңа уку елы. Бу көннән балаларның сәләтен һәм талантларын ачучы, киләчәк казанышларга һәм җиңүләргә нигез салучы чираттагы җитди эш чоры башлана.

Барлык укучыларга, укытучыларга һәм ата-аналарга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа уку елында илһам һәм уңышлар телим!

Мәктәптә уку балаларга һәм педагогларга шатлык китерсен!

Хыялланыгыз, алга омтылыгыз, эшләгез! Бәхетле булыгыз!

Бәйрәм белән!



К списку новостей