• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Яңа Әлем мәктәбенең “Серле дөнья” курчак театры “Театраль Идел буе” округ фестивалендә катнаша

Опубликовано: 01.08.2019

"Театраль Идел буе" фестивалендә катнашырга теләк белдергән “Серле дөнья” курчак театры бәйгегә видеозаявка җибәргән һәм хәзер алар иң яхшы дип табылган биш театр исемлегендә, - дип язалар безнең мәктәбебездә эшләп килүче курчак театры турында.

Июль аенда Казан шәһәрендә “Театраль Идел буе” округ фестиваленең Экспертлар советы төбәк этабының беренче турына турына нәтиҗә ясады.

Исегезгә төшерәбез, мондый конкурс Россиядә Театр елы кысаларында Идел буе федераль округында беренче тапкыр оештырыла. Анда балалар һәм яшьләр үзешчән театр коллективлары катнаша. Фестиваль Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров канаты астында үткәрелә.

Фестивальнең республика этабында катнашуга барлыгы 30дан артык гариза кергән. Бу - мәктәп, балалар иҗат үзәкләре, урта һөнәри һәм югары уку йортлары каршында эшләүче театр студияләре спектакльләре - масштаблы иҗади марафонның муниципаль этапларында җиңүчеләр.

“Уку йортында театр түгәрәге яки студия булу уку процессына нәтиҗәле йогынты ясый, чөнки театр аша балаларда шәхес формалаштыруга мөһим адым ясала. Балалар һәм яшьләр театр хәрәкәтен формалаштыру өчен шартлар тудыру, шулай ук аны популярлаштыру - мәдәни сәясәтнең бер юнәлеше. “Театраль Идел буе” фестивале - моның эзлекле үрнәге”, - дип ассызыклады чараның республика этабындагы эксперт советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина.

Әлеге проект 2019 елда Идел буе федераль округы төбәкләреннән меңнән артык мәктәп һәм 130 студент театрын берләштерүче төп мәдәни вакыйгаларның берсе булып тора.

Аның нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы спектакль”, “Иң яхшы режиссер эше”, “Иң яхшы актер”, “Иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Финалист-театрларның спектакльләре телевидение аша, интернетта ачык режимда күрсәтеләчәк. Фестивальнең шәхси сайты булдырылачак, анда да спектакльләр күрсәтеләчәк.

Республикада төбәк этабы ике өлештән тора: муниципаль һәм төбәк этабы. Тавыш бирү юлы белән татарстанлылар иң яхшы мәктәп һәм студентлар театр коллективларын сайлаячаклар, алар республика данын иҗади ярышларның округ этабында яклаячак.

“Театраль Идел буе” театр фестиваленең балалар театрлары номинациясе буенча региональ этап финалына Татарстанның биш театры чыккан. Бу мәгълүматны региональ оештыру комитеты вәкиле – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров раслады.

“Әлмәт, Актаныш, Буа, Чаллы һәм Мөслим районнарыннан балалар театр коллективлары чыгарган спектакльләр тәкъдим ителде. Алар арасында рус телендә куелганнары да бар, татар теллеләре дә. Шушы көннәрдә - Оештыру комитетының соңгы утырышында Татарстанны кайсы балалар театры коллективы тәкъдим итәсе билгеле булачак”, - диде Семен Федоров.

Фестивальнең финал этабы ноябрьгә тәгаенләнгән. Шунысы сөенечле, районыбызның Яңа Әлем мәктәбе каршында эшләп килүче “ Серле дөнья” курчак театры да әлеге бәйгедә катнашып, икенче турга узды.

2005 елда оешкан әлеге театр районыбызда зур танылу алды. Узган ел коллектив махсус грантка да ия булды. "Театраль Идел буе" фестивалендә катнашырга теләк белдергән “ Серле дөнья” бәйгегә видеозаявка җибәргән һәм хәзер алар иң яхшы дип табылган биш театр исемлегендә.


Театр җитәкчесе Нәсимә Фатыйх кызы үзенең балачак хыялын да шушы театр аша тормышка ашырган. Башта курчаклар тегү белән генә мавыккан оста куллы ханымның тырышлыгы нәтиҗәсендә шушы курчак театрына нигез салына. Аның тормыш иптәше дә әлеге мәдәни сулышка кушылган, барлык декорацияләргә аның кул җылысы салынган.

“Серле дөнья” курчак театрына укучылар да бик яратып йөри. Спектакль куяр өчен бөтен материалларны да алар үзләре тегә, эшли. Яңа Әлем мәктәбе каршында эшләп килүче “Серле дөнья” курчак театры коллективына уңышлар теләп калабыз. “Театраль Идел буе” фестивалендә Актанышны ил күләменә таныта алырсыз дигән ныклы ышанычта без! 



К списку новостей