• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән

Опубликовано: 25.05.2019

Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбриклим! Чираттагы уку елы тарих битләренә күчә.

Бу көнне без барыбыз да – өлкәннәр дә, балалар да аеруча дулкынланабыз.

Кемдер өчен соңгы кыңгырау – мәшәкатьсез җәйге каникулларның башы булса, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен исә ул яңа, олы тормышка аяк басу көне.

Тугыз ел эчендә сез күп нәрсәгә өйрәндегез: фән нигезләрен үзләштердегез, иҗтимагый тормышта яшәү асылына төшендегез, ачышлар шатлыгын тойдыгыз, мәктәп сезгә олы тормышка юнәлеш бирде.

Сезнең алда барлык юллар ачык. Сез яшь, көчле, энергияле, һәркемнең киләчәккә планнары зурдан. Кайсыгыз вуз яки техникумда укуын дәвам итәчәк, кемдер тормыш карьерасын башлый. Ни генә сайласагыз да, мин сезгә тормышта үз юлыгызны табуыгызны, үз эшегезнең чын профессионаллары булуыгызны һәм сайлаган эшегездә уңышка ирешүегезне телим. Мәктәптә алган белемегез уйларыгызны, иң кыю башлангычларны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Һәрвакыт исегездә тотыгыз, уңышның төп нигезе – хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык!

Янәшәгездә һәрвакыт сезгә күңел җылысын салган укытучылар булды. Татарстан мәгарифе күп төбәкләр өчен үрнәк! Без урында тормыйбыз, үсәбез, алга барабыз. Кадерле укытучылар! Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең балалар төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Зур нәтиҗәле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз һәм балаларга зур мәхәббәтегез өчен рәхмәт Сезгә!

Хөрмәтле әти-әниләр! Бәяләп бетергесез ата-аналар хезмәте өчен Сезгә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм! Чөнки балаларның уңышлары – ул, барыннан да элек, Сезнең уңышларыгыз. Бу елларда укытучыларның актив ярдәмчеләре булу, укыту-тәрбия процессын оештыруда актив катнашуыгыз өчен әти-әниләр, әби-бабайлар рәхмәт Сезгә.

Барыгызга да оптимизм, уңышлар һәм үз-үзегезгә ышаныч телим! Укучыларга яхшы каникуллар! Хәерле юлга, чыгарылыш сыйныф укучылары!



К списку новостей