• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Актанышта җәйге спорт сезоны Фирая Солтанова-Жданова кубогына җиңел атлетика эстафетасы белән башланды

Опубликовано: 19.04.2019

Актанышта быелгы җәйге спорт сезоны, традиция буенча, Фирая Солтанова-Жданова Кубогына үткәрелгән җиңел атлетика буенча эстафета белән башланып китте.

Моннан сигез ел элек җиңел атлетика буенча Атказанган спорт мастеры, 1996 нчы елгы Олимпия уеннпарында катнашучы Фирая Султанова-Жданова үзе башлангыч биргән әлеге ярышта районыбыз мәктәпләре ел саен бик теләп катнаша.

Укучыларның сәламәтлеген ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыруга йөз тоткан эстафетада быел 247 укучы катнашты.

Эстафетаның ачылу тантанасында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, спортчы якташыбызның абыйсы Нәсих Солтанов, мәктәпләрнең физик культура укытучылары катнашты.

Нәтиҗәләр исә өч төркемдә ясалып, дәрәҗәле беренче урынны яулаган мәктәп командалары Фирая Солтанова – Жданованың күчмә кубогы белән хөрмәтләнделәр.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
I урында – Яңа Әлем мәктәбе
II урында – Әтәс мәктәбе
III урында – Күҗәкә мәктәбе.

Урта белем бирү мәктәпләренең кечкенәләр төркемендә:
I урында – Актанышның икенче санлы мәктәбе
II урында – Кадет-интернат мәктәп.
III урында – Актанышның беренче санлы мәктәбе

Урта белем бирү мәктәпләренең зурлар төркемендә:
I урында – Актанышның беренче санлы мәктәбе
II урында – Актанышның икенче санлы мәктәбе
III урында – Гуманитар гимназия-интернат. 


Источник: http://aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/sport-sulyshy-aktanyshta-yge-sport-sezony-firaya-soltanova-zhdanova-kubogyna-iel-atletika-estafetasy-beln-bashlandy-fotomizgellr

К списку новостей