• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Табигать язмышы безнең кулларда

Опубликовано: 17.04.2019

2019 нчы елның 2 нче апрелендә Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә #ЭКОЯЗ2019 республика акциясенә старт бирелде. Акциянең максаты: укучыларны табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, экологик хәрәкәтне үстерү, экологик белемнәрне күтәрү. Шул максаттан, 17 нче апрель көнне мәктәбебездә зур чара узды. Чарага ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының әйдәп баручы белгече В.М. Мозаффаров, Мәгариф идарәсе методисты Р.Р. Ханнанова һәм биология укытучылары чакырылган иде.

“Серле дөнья” Халык курчак театры артистлары тарафыннан әзерләнгән чыгыш кунакларга бик ошады. Табигатьне саклау проблемалары белән балаларыбыз кечкенәдән үк таныша. Әйләнә-тирә дөнья, биология дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә моның өчен мөмкинлекләр күп. Шул максаттан Фидүс Нәрфис улы да укучылар белән экологик уен оештырды. Укучылар күп белемнәр алдылар, төрле сорауларга җаваплар таптылар.

24 ел хезмәт стажы булган биология укытучысы Фидүс Нәрфис улының экологик тәрбия турында күп кенә материаллары “Мәгариф” журналында басылып чыкты. Мәсәлән, “Экологик сукмакны ничек оештырырга?”, “Табигать ярдәм көтә”, “Табигатьне саклау формалары” һ.б. Шул эшләрнең нәтиҗәсе буларак 2012 елда Фидүс Нәрфис улына экология министрлыгының Мактау грамотасы бирелде. Фидүс Нәрфис улының укучылары һәр ел саен олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Бу уку елында да Бөтенрәсәй экология олимпиадасының муниципаль этабында 7 нче сыйныф укучысы Айгиз Шәрипов җиңүче, ә 9 нчы сыйныф укучысы Авсахов Булат призер булды. Регионара “Знатоки природы” конкурсында укучылар командасы җиңүгә ирештеләр. Экологик тәрбия буенча төрле эш алымнары куллану-табигатькә икенче төрле күз белән карарга, табигать өчен безнең дә җаваплы икәнебезне аңларга ярдәм итә.

Чарада шулай ук экологик чиста продуктлар күргәзмәсе, укучыларның хезмәт җимешләре – рәсемнәреннән күргәзмә, 4 нче сыйныф укучылары әзерләгән “Сыерчы оясы ясау” проекты, “Чүпләрне икенчел эшкәртүгә җибәрү” буенча мастер-класс күрсәтелде, “Укучыларга экологик тәрбия бирү” чыгышлары тыңланды. Укучылар әзерләгән шигырьләр, җырлар, биюләр очрашуны тагын да җанландырып җибәрде.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының әйдәп баручы белгече В.М. Мозаффаров чарада катнашкан һәр укучыга грамоталар һәм үзенең истәлек бүләкләрен тапшырды. Барлык катнашучылар да күп кенә яңа, кызыклы, киң мәгълүмат алдылар. Һәркем табигатьнең матурлыгын тоя белергә, әкренләп аны яклый, саклый һәм кадерли белергә тиеш. Мәктәп дигән олы йортыбыз шатлыкка күмелсен. Укучыларыбыз җан җылысы биреп үстергән һәр агач һәм куаклар, гөлләр кешелеккә бәхет китерсен, йөзләребезгә яктылык өстәсен! Әлеге очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр әле.

Гөлшат Хәмидуллина
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары



К списку новостей