• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Гадел Касыйм улы Сәләхетдинов белән очрашу

Опубликовано: 21.01.2019

Үткән белән киләчәкне бәйләп торучы буын вәкилләре белән аралашу - зур бәхет. Безнең Яңа Әлем авылы җирлегендә горурланырлык шәхесләребез бихисап. Шуларның берсе – авылыбызның хөрмәтле шәхесе, авыл хуҗалыгы тармагын алга җибәрүдә үзенең саллы өлешен керткән Гадел Касыйм улы Сәләхетдинов 23 декабарь көнне 90 яшен каршы алды. Әлеге мөхтәрәм затның тормыш юлы белән укучыларны таныштыру, хезмәт юлына күзәтү ясау һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, без аны кунакка – мәктәпкә очрашуга чакырдык.

21 январь көнне Яңа Әлем мәктәбендә легендар шәхес Гадел Касыйм улы белән булган очрашу укучылар һәм укытучылар күңелендә озак сакланыр әле. Кичәгә Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Миркасыйм кызы, ветераннар советы рәисе Тәхия Әхтәм кызы, хезмәт ветераны Хаҗиев Равил абый чакырылган иде. 2-9 нчы сыйныф укучылары авылыбызның мөхтәрәм шәхесләреннән киңәшләр тыңладылар.

Очрашу озак еллар “Кызыл көч” колхозын җитәкләгән, хуҗалыкны миллионер дәрәҗәсенә җиткергән, гомумән, авыл үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән Гадел Сәләхетдиновка багышланган видеоязма белән башланып китте. Язмада данлы хезмәт юлын үткән чорлар тасвирланган иде.

Тумышы белән Сарман районының Карашау-Сакау авылыннан булса да, Гадел аганың балачагы, яшүсмер чоры, яшьлек еллары Мөслимдә уза. Мөкәрәмә апа белән Касыйм абый да өч балаларын да кешеләргә ихтирамлы, игътибарлы, хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Бөек Ватан сугышы башланганчы төпчекләре Гадел 4 нче сыйныфны тәмамлый. Бу хакта алып баручы укучылар таныштырдылар.

Ул, җитәкчелек иткән чорда, авылыбызның һәр кешесе белән уртак тел табып, Яңа Әлем авылының һәр урамын төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш керткән. Җитәкче төзеткән социаль объектлар бүгенге көндә дә кулланылышта. Мәктәп, мәдәният йорты, оешма биналары аның кул астында калкып чыкканнар. Г.К.Сәләхетдинов җитәкчелек иткән чорда гына да 20 дән артык колхозчыга орден-медальләр бирелә. Үзенең дә хезмәтләре югары бәяләнә. Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе ул. Ә медальләрен, мактау кәгазьләрен санап кына бетерә дә торган түгел. Районыбызның мактаулы гражданы исемен дә горур йөртә Гадел ага. Үзе лаеклы ялга туктагач та, хуҗалык язмышы белән даими кызыксынып тора. Үзеннән соң килгән җитәкчеләргә фикер-киңәшләрен җиткерә.

Очрашу кичәсендә дә Гадел ага тарафыннан укучыларга хезмәтне яратырга, эшләп үсәргә, китапны яратырга, тырышып укырга кирәклеге искәртелде. Балаларга төп тормыш девизы итеп, “Уку - энә белән кое казу” икәнлеген истә тотып, һәрдаим белемгә омтылырга дигән фикере яңгырады.

Кичә барышында Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Д.М.Әнвәрова Гадел Касыйм улының хезмәт юлын киләчәк буынга үрнәк итеп куйды. Хөрмәтле шәхес лаек булган орден-медальләрнең хезмәтенә бәя икәнен ассызыклады. Матбугат чаралары белән һәрдаим танышып баруын әйтте. Районыбыз газетасы “Актаныш таңнары”н көтеп алуын, 40 биттән торган “Аргументы и Факты” газетасына даими язылуын, бихисап китаплар укуын укучыларга җиткерде. Бүгенге көндә аның белән аралаша алуыбызны зур бәхет белән тиңләде.

Мәктәптә әхлак дәресләрен үткәрүче, авылыбызның ветераннар советы рәисе Тәхия Әхтәм кызы күп еллар укытучы булып хезмәт куйган, ләкин бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше Гәүһәр апа турында сөйләде. Һәр ел саен уку елы башында мәктәпне төзекләндерүдә ярдәм иткән өчен Гадел Касыйм улына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Авылдашыбыз, хезмәт ветераны Равил абый бергә эшләгән елларын искә алды. Хезмәткә генә түгел, тормыш итәргә дә өйрәтүен сөйләде. Аны гадел җитәкче буларак тасвирлады.

Мәктәп директоры Шәрипов Илназ Илшат улы авылыбызның күренекле шәхесләре белән очрашуны күркәм традиция дип бәяләде. Ул хезмәтне, авылны сөйгән кешенең зур дәрәҗәләргә ирешүен, бүгенге көндә дә йорт-тирәсен төзек итеп тотуын яшь буынга мисал итеп китерде. Мондый очрашуларны мәктәп тормышында даими оештарачакбыз, дигән максат куйды. Гадел агага озын гомер, сәламәтлек теләп, мәктәп коллективы, профсоюзы исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Бәйрәм чарасы укучыларның җыр-моңга күмелгән чыгышлары белән үрелеп барды. Тарихи мизгелләрне мәңгеләштереп, киләчәк белән бүгенгене бәйләп, фотосурәткә төштеләр. Очрашу чәй табыны янында дәвам итте.

Чыннан да, Гадел Касыйм улы кебек мөхтәрәм шәхесләр белән очрашу – укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә дөрес юнәлеш бирүнең бер ысулы. “Тормышның кадерен белеп, дөрес һөнәр сайлап, үз урыныгызны авылда табыгыз”, - дигән киңәше һәр кеше өчен дә маяк булып яңгырады. Бүгенге очрашудан соң, Гадел Касыйм улы үрнәгендә укучылар “Чын Кеше нинди була?” дигән сорауга җавап таптылар дип ышанабыз.

Резеда Фәйзрахманова,
укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,
Гөлшат Хәмидуллина, мәктәп китапханәчесе



К списку новостей