• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Өлкәннәргә шефлык

Опубликовано: 13.01.2019

Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә.

Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез, юрист буламы ул, инженермы, ләкин шуны беләбез, без аларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тиешбез.

Балалар оешмасының төп максатларының берсе - балаларыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күнеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Минемчә үзидарә - һәрбер укучы үз урынын таба алырлык, үз мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен тормышка ашыра алырлык мостәкыйль һәм күмәк яшәү рәвеше ул.

Укучыларның балалар оешмаларына кергән чор – шәхес буларак бик интенсив формалашкан чорлары, чөнки алар монда идарә итәргә һәм буйсынырга, таләпчән һәм, мөстәкыйль булырга , патриот һәм шәфкатьле булырга өйрәнә.

Шәфкатьле дигәннән, безнең мэктэбебездэ “шэфкатьлелек” штабы ел дәвамында тулы көч белән эшли, бу юнәлеш буенча ел саен киң эш алып барыла. Ярдәмгә мохтаҗ әби - бабайларга тимурчылык эше оештырылган. Укучылар ярдәмгә мохтаҗларга булышалар, өлкән буын кешеләре турында кайгырталар, алар балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә куанып торалар.

Бу өлкәдә түбәндәге эшләр башкарыла:

Тимурчылар ярдәме;

Ялгызларга ярдәм итү;

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар оештыру;

Аларны кайгырту;

Кошларга, хайваннарга җылы монәсәбәттә булырга өйрәтү һ.б.

Авылыбызда ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр күп булмаса да, бар. Алар арасында балалары күп булып та, еш кайтып йөри алмаучылар да бар. Гаиләсе, балалары булмаганнар да бар. Нишлисең бит, бөтен кешенең дә язмышы бер төрле булмый.

Чорыбыз бик катлаулы, яшәү ритмына ияреп өлгереп булмый, тере кешеләрне җансыз роботлар алыштыра торган замана. Чын тәрбия кануннарыннан читкә тайпылу күзәтелсә дә, кешеләр барыбер шәфкатькә, игелеклелеккә мохтаҗ. Йомшак, җылы карашларыбызны, ягымлы сүзләребезне бер-беребездән кызганмыйк, ярдәмләшеп, хәл белешеп, аралашып яшик, кеше булып калыйк!

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: Гөлшат Равил кызы Хәмидуллина



К списку новостей