• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

2 сыйныф укучылары каз өмәсе күренешен сәхнәләштерде

Опубликовано: 06.12.2018

Бүген мәктәбебездә 2 сыйныф укучылары каз өмәсе күренешен сәхнәләштерде, йолалар, шаян сүзләр, җыр-биюләр, уеннар кабат искә төшерелде.

Халкыбыз үзенең бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча, буыннан-буынга тапшырып килгән. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра, яшь буын чараларда катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзлэштерә, милли тәрбия ала.

Каз өмэсе – татар халкының иң көтеп алган күркәм йола-бәйрәмнәренең берсе. Ул һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Өмә уздырыласы өйгә кызлар иртүк килеп җитә. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып сыдыралар. Чистартылган казларны су буена алып төшеп юалар. Каз өмәсенең иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына. Аннан соң төрле уеннар, җыр-биюләр була.

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган “Каз өмәсе” бәйрәмендә өмәгә кагылышлы бөтен йолалар да җиренә җиткереп башкарылды. 2 нче сыйныф укучылары белән каз өмәсе күренеше сәхнәләштерелде, өмәдә булган йолалар, шаян сүзләр, җыр-биюләр, уеннар кабат искә төшерелде. Кичәгә килгән халык күтәренке кәеф белән, каз өмәсе авылыбызда ел саен кабатлансын, дигән теләктә таралышты.



К списку новостей