• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

Опубликовано: 06.11.2018

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!

Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым.

Татарстанның Төп Законында республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәте нигезләре салыну - аеруча әһәмиятле. Россия Федерациясе Президенты һәм Хакимияте булышлыгы белән республикабыз икътисади-иҗтимагый үсештә зур уңышларга иреште, федерация субъектлары арасында алдынгы урынны алып тора.

Конституция республикада сәяси система эшчәнлегенең принципларын һәм механизмнарын билгеләде, сәяси-иҗтимагый тотрыклылыкның хокукый гарантияләренә нигез салды.

Күпчелек халык тормышка ашырыла торган курсны куәтли. Бу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү буенча уртак эшенә нигез сала.

Татарстан Конституциясе шәхес иреген һәм хокуларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принципларына нигезләнеп төзелгән. Моның белән бәйле рәвештә, җәмәгатьчелекнең төрле өлкәдәге башлангычларының, аның идарә итүдә катнашуының әһәмияте арта бара.

Алдыбызда җитди бурычлар тора. Дөньяда тотрыксызлык арткан, деструктив идеологияләр һәм хәрәкәтләр таралу янаган чорда ныклык һәм берләшү аеруча әһәмиятле.

Илебез һәм республикабыз мәнфәгатьләрен оста итеп, дәлилләр китереп якларга, җәмгыяттә тарихка, рухи гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә карата хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк. Республиканың Төп Законы - әлеге мөһим эшнең хокукый нигезе.

Кадерле дуслар!

Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет телим. Өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

Эшчәнлегебездә Законны һәм бер-беребезнең хокукларын хөрмәт итүгә таяныйк.

Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!


Источник: http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/tatarstan-respublikasyi-konstitutsiyase-kne-beln

К списку новостей