• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Тәрбия - җаваплы өлкә

Опубликовано: 31.10.2018

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү, аларны заманча лаеклы шәхес итеп тәрбияләү - үтә катлаулы эш. Яңа гасыр алдыбызга көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Әлеге максатларны күздә тотып, 30 нчы октябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта нарколог Ленар Сәүбән улы Минхуҗин, Игелек үзәгеннән социаль-педагог Алисә Фирдәвис кызы, авыл фельдшеры Рәзинә Әхмәтгалиева, полиция бүлегеннән Динара Багавиева, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениясының Актаныш районы бүлеге башлыгы Рәсимә Заһит кызы, авыл советы башлыгы Дилбәр Миркасыйм кызы катнаштылар. Барлык җитәкче-хезмәткәрләр сәламәт яшәү рәвеше алып бару, төрле пособиеләрне дөрес куллану, гриппа каршы прививкаларны вакытында алу, диспансеризацияне вакытында үтү, акыллы һәм төпле фикерләр йөртеп – матур тормыш алып бару, юлларда хәвеф-хәтәрсез, исән-имин йөрү, саклык каешларын һәрдаим дөрес куллану, электр һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү мәсьәләләре хакында сөйләделәр.

Җыелыш дәвамында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Равил кызы “Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү” исемле чыгышында балаларга төпле тәрбия бирү – тормышыбыздагы иң әһәмиятле өлкә булуына, ярдәмчеллек, инсафлылык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр булып тәрбияләнергә тиешлегенә тукталды. Балаларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү өчен, беренче чиратта, әйләнә-тирәдә әхлаклылык культурасы булдыру бик мөһим. Мәктәбебездә һәр атнаның чәршәмбе көнендә ветеран-укытучы Тәхия Әхтәм кызы тарафыннан әхлак дәресләре үтә. Тормыштан мисаллар алып, әхлак тәрбиясенә өйрәтә.

Мәктәп директоры Илназ Илшат улы Шәрипов белем һәм тәрбиянең янәшә булуына һәм төрле мәсьәләләргә тукталды. Һәр ата-анага “IT-Чемпион” республикакүләм бәйгесе хакында аңлатты. Әти-әниләре төрле түләүләрне электрон рәвештә башкарган очракта, укучылар баллар җыеп, җиңүче хокукына ия булу мөмкинлегенә тукталды. Каникул вакытында балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагеры оештырылачагын, 9 нчы сыйныф укучылары өчен 1, 2 ноябрь көннәрендә булачак биреп карау имтиханнары хакында әйтте.

Һәр көнне балаларыбызга кимендә 20 минут вакытыбызны кызганмыйча, балалар белән аралашуга, аларның фикерен тыңлауга, дустына әверелсәк иде. Бала-гаилә көзгесе. Мәктәпнең һәм ата-ананың бурычы - һәр баланы бәхетле итү, ә бәхет күпкырлы. Әхлаклы һәм сау-сәламәт булыгыз!



К списку новостей