Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 94 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Язучылар җыелган җирдә
Опубликовано: 08.10.20187 октябрь көнне якташыбыз, татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшен каршы алды. Актаныш районының атаклы улы юбилей уңаеннан беренче котлауларны үзенең туган туфрагында, газиз районында кабул итте. Данил Хәбибрахман улының туган авылы Кировта башланып киткән иҗат кичәсе район үзәге Актанышта дәвам итте. Якташыбызны иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре белән бер сафта Актаныш үзе, аның халкы да тәбрик итте. Әлеге чарада безнең мәктәптән дә мәктәп директоры, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары, педагог-оештыручы һәм татар теле укытучысы катнаштылар.
Данил Салиховның иҗат кичәсе гөрләгән Актаныш сәхнәсе бу кичтә тамашачыны җырлатты да, елатты да. Залда утыручылар С.Өметбаев исемендәге Минзәлә һәм Әлмәт дәүләт театрларының данлыклы артистлары аша Киров егете Данил Салиховның әсәрләре белән яшәде, аның эзеннән драматургның тормыш юлын барлады, шул рәвешле якташыбызның күркәм юбилеен бәйрәм итте.
Источник: http://aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/yashblekk-kayta-kayta-tatar-dnyasyny-bek-uly-danil-salikhov-60-yashlek-yubileen-aktanyshta-karshy-aldy-bezne-itez-fotoreportazh
К списку новостей