Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 94 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Мәктәп тарихын барлап фотобәйгедәге уңышыбыз
Опубликовано: 04.10.2018Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Актаныш укытучылары тарихларын барлады. Педагогларның югары дәрәҗәдә оештырылган әлеге хезмәт нәтиҗәсе белән район башлыгы Э.Н.Фәттахов һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Ә.Г.Когогина танышты. Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренә чиксез хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре 4 октябрь көнне үк ирештерелде. Быел районыбыз мәктәпләрендәге мөгаллимнәр үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә мәктәп тарихларын барлап, баннерлар ярдәмендә фотобәйгедә катнаштылар. Белем бирү йортларын төрле чорларда җитәкләгән бөек шәхесләрне чагылдырган баннерлар бәйрәмнең яменә әверелде. Фойеда урнашкан күргәзмәдә шулай ук мәдрәсәдән алып XXI гасырга кадәр булган уку-укыту системасы да бик эзлекле чагылдырылган иде. Әлеге укытучылар көненә багышланган фотобәйгедә Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе Гран-При яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
Фотобәйге үз эченә түбәндәгеләрне алды:
1.Авылда беренче мәгърифәтчеләр.
2.Революция елларында укытучылар.
3.Сугыш чорында һәм сугыштан соң елларда укытучылар.
4.Хәзерге заман мөгаллимнәре.
Источник: http://aktanysh-rt.ru/news/obrazovanie/bu-kyzyk-nri-byrmnre-uaennan-aktanysh-ukytuchylary-tarikhlaryn-barlady-bezne-fotoreportazh
К списку новостей