Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 94 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Мәктәпнең материаль-техник базасын яңарту
Опубликовано: 18.08.2018Ел саен мәктәбебез бакчасында төрледән-төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәбез. Бакчада ел дәвамында укучылар һәм укытучылар бердәм көч куялар. Җәйге каникул чорында һәрбер укучы мәктәп бакчасында бик теләп эшли. Яңа 2018-2019 уку елына әзерлек максатыннан, бакчабыздан җыеп алган яшелчә, җиләк-җимешләрне сатып, шулай ук "Үз мәктәбеңә булыш" республикакүләм акциядә иганәчеләрдән һәм мәктәбебезне электән тәмамлаган укучыларның матди ярдәме белән рус теле кабинетына ремонт ясалды һәм өр-яңа парта-урындыклар белән тәэмин ителде.
"Хезмәтнең яңгыры - тир, алмасы - алтын", - дип белми әйтмәгән әби-бабаларыбыз. Мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә эшнең бер максаты мул уңыш, табыш алу булса, ә иң мөһиме - укучыларыбызга хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Эш белеп үскән укучыларыбыз, мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач та сынатмаслар, тормыш авырлыклары алдында югалып калмаслар дип ышанабыз.
К списку новостей