• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 94 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Мәктәбебездә алдынгы укучылар билгеләнде

Опубликовано: 17.05.2018

17 май көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2017-2018 нче уку елында эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясау максатыннан, әти-әниләр, балалар, мөгаллимнәр катнашында “Алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы” үткәрелде. Яңа Әлем мәдәният йортында узган бәйрәм чарасында укучыларның кул эшләре, укытучыларның методик эшкәртмәләре урын алган күргәзмә оештырылды. Кунакларны чәй табыны каршы алды. Хөрмәтләү тантанасында Даниал Дәниф улы ата-аналар игътибарына ел дәвамында башкарылган мәктәпнең эшчәнлек нәтиҗәләрен ирештерде. Сәнгать сөюче укучыларның җыр-биюләре, нәфис сүз осталарының чыгышлары, гармунчы егет-кызларның моңнары ата-аналар тарафыннан җылы кабул ителде. Хәтта курчаклар да инглиз телендә сөйләште бу көндә.

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәсимә Сәетова җәйге каникул вакытында юлда йөрү буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. “Имин көпчәк” бәйгесендә районда 2 урын алуга ирешкән укучылар командасы әзерләгән укытучыларга бүләкләр тапшырды. Мәктәп директоры Гарипов Даниал Дәниф улы уку елы дәвамында уңышка ирешкән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алдынгы укучылар фән олимпиадалары, спорт һәм сәнгать юнәлеше буенча Рәхмәт хатларына һәм акчалата премияга лаек булдылар. Ел нәтиҗәләре буенча класслар арасындагы ярышта җиңүче дип 4 класс укучылары танылды, “Ел укучысы-2018” исеменә 9 класс укучысы Исламхуҗин Риназ лаек булды. Тантаналы чараны оештыруда “Башак” җәмгыяте директоры Хуҗин Хәлил Мансур улы матди ярдәм күрсәтте.

Фоторепортаж


Источник: МБББУ "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Фоторепортаж:
Мәктәбебездә алдынгы укучылар билгеләнде

К списку новостей