Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Опубликовался сборник регионального уровня, где имеются методические разработки наших учителей 25.12.2018

На днях опубликовался сборник материалов по итогам Фестиваля инновационных идей среди педагогических работников Северо-восточного региона Республики Татарстан. В сборнике размещена методическая разработка учителей МБОУ «Новоалимовская ООШ» Файзрахмановой Р.Н. и Сарваровой Ф.М. под названием «Тот, кто, обращаясь к старому, способен открывать новое, достоин быть учителем». В сборнике представлены инновационные идеи педагогических работников практико-ориентированного и теоретико-методологического содержания. Сборник может быть рекомендован преподавателям и методистам школ, преподавателям, сотрудникам, студентам профессиональных образовательных организаций, организаторам воспитательной работы.
-
Мария Олег кызы «Ел укытучысы-2019» һөнәри конкурсында уңышлы чыгыш ясап 2 турга узды 24.12.2018

Мәктәпнең 1 квалификацион категорияле физкультура укытучысы Фәтхиева Мария Олег кызы, «Ел укытучысы-2019» һөнәри конкурсында уңышлы чыгыш ясап, 2 турга узды. “Спорт - сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезе” дигән темага багышланган мастер-класс тәкъдим итте. Чарада Яңа Әлем мәктәбе укытучылары да чыгыш ясадылар. Мастер-класста жюри вәкилләре дә актив катнашып, ташлардан ясалган “Сәламәтлек сукмагы” аша уздылар, гимнастик күнегүләр ясадылар, физик күнекмәләр алдылар. “Иртәнге гимнастика күнегүләре” дигән буклет таратылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Мария Олег кызы район Башлыгы белән әңгәмә кору хокукы алды. Аңа яңа үрләр яулавын телибез!
-
Белдерү! 23.12.2018

Хөрмәтле әтиләр һәм әниләр! 26 нчы декабрь көнне 18:00 сәгатьтә мәктәбебезнең актлар залында ата-аналар җыелышы була. Сезнең барыгызны да көтеп калабыз.
-
Геология фәне олимпиадасыннан уңышларыбыз 22.12.2018

20 нче декабрь көнне уздырылган Республика олимпиадасының муниципаль этабында геология фәненнән 8 нче сыйныф укучысы Радмир Шәрипов, 9 нчы сыйныф укучысы Азамат Гиниятов призер булдылар. Укытучылары - I квалификацион категорияле биология, химия, география укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы. Әлеге укучыларны һәм укытучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
“Знатоки природы” интеллектуаль уенында “Яшел патруль” номинациясендә җиңүгә ирештек 22.12.2018

21 нче декабрь көнне 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә волонтерлар елына багышланган регионара “Знатоки природы” интеллектуаль уены булды. Бу уенда мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары Динара Сиразова, Диләрә Зәкиева, 8 нче сыйныф укучысы Радмир Шәриповтан торган укучылар командасы уңышлы чыгыш ясады. Алар “Яшел патруль” номинациясендә җиңүгә ирештеләр. Укытучылары - I квалификацион категорияле биология, химия, география укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы. Укучылар командасын һәм Фидус Нәрфис улын зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
"Туган як" музеенда эшлекле очрашуда 21.12.2018

19 декабрь көнне Актанышның “Туган як” музеенда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, археолог Борханов Альберт Әхмәтҗан улы белән очрашу булды. Бу очрашуда безнең мәктәпнең география, биология, химия укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы катнашты һәм күп кенә мәгълүматлар алып кайтты.
-
Сыйфатлы белем - уңыш нигезе 21.12.2018

Һәр бала сәләтле була. Тик кайсы өлкәдә аның кызыксынулары зуррак, кайсы юнәлештә ул уңышка ирешәчәк – әлеге мәсьәләләрне хәл итү белем бирү системасының бер бурычы. Сәләтле укучыларны ачыклап, аларның талант даирәсен киңәйтү, үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру, шартлар булдыру өстендә даими мәгариф оешмалары шөгыльләнә. Мәктәпләр арасында тыгыз элемтә урнаштырылып, үзара киңәшләшеп, алга максатлар куеп, эш оештырганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Тәҗрибә уртаклашу өчен методик семинарлар үткәрү - отышлы алымнарның берсе. Эшлекле киңәшмәнең чираттагысы 19 декабрь көнне Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үтте. “Белем бирү оешмаларында белем сыйфаты белән идарә итү” дигән тема буенча үткәрелгән семинарда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
-
Мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен район семинары 20.12.2018

18 нче декабрь көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен район семинары уздырылды. Семинарда “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дип аталган тема астында әтиләр советының еллык утырышы оештырылды. Алар тарафыннан семинарда катнашучыларга мастер-класслар күрсәтелде. Семинарда мәктәбебез директоры Илназ Илшат улы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Равил кызы катнаштылар.
-
Гармун моңы сүрелмәсен 20.12.2018

19 нчы декабрь көнне гармун серләренә өйрәнүче укучыларыбызның нәтиҗәләре белән якыннан танышу максатыннан ата-аналар җыелышы үтте. Баян серләренә төшендерүче, кечкенә төймәләрдән матур көйләр өйрәтүче Флүн Фәнил улы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Һәрбер баланың күңеленә татар моңын салучы педагог зур тырышлык белән хезмәт итә.
-
Татар теле олимпиадасында уңышларыбыз 19.12.2018

14 нче декабрь көнне татар теле фәненнән уздырылган республика олимпиадасының муниципаль этабында 5 нче сыйныф укучысы Муллахметова Лилия, 6 нчы сыйныф укучысы Сәетгәрәева Азалия һәм 7 нче сыйныф укучысы Сәлимҗанова Рәйлә призёр булдылар. Укытучылары - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Илина Илфар кызы. Укучыларны һәм Илина Илфар кызын уңышлары белән котлыйбыз!



