Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 94 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Разговоры о важном
04.09.2023
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр
-
1 нче сентябрь
01.09.2023
Белем бәйрэме
-
Мәктәбебездә мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагерьлары эшли башлады
01.06.2023
1 нче июнь - халыкара балаларны яклау көнне мәктәп яны лагерен ачу тантанасы булды. Лагерь җитәкчесе Эльвира Мияссар кызы план белән таныштырып, күңелле һәм файдалы яллар теләде. Мәктәп яны лагере - 1 нче июньнән 21 нче июнгә кадәр, ял һәм хезмәт лагере - 1 нче июньнән 18 нче июнгә кадәр дәвам итәчәк. Лагерь эшчәнлеге мәктәбебезнең социаль челтәрләрендә яктыртылып барачак, фоторепортажларны шуннан карый аласыз.
-
"Социум өчем технологияләр" республика конкурсында җиңү яуладык
01.06.2023
Бүген, ягъни 1 июнь көнне, Яр Чаллы It-паркында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр республика үзәге, Яр Чаллы Кванториумы, Алдынгылар хәрәкәте, Талантлар университеты тарафыннан оештырылган "Социум өчем технологияләр" республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Татарстанның 21 районыннан 640 укучы 210 проект белән катнашкан, бүгенге финалга 200дән артык укучы чакырулы иде. Биредә Яңа Әлем мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә шөгыльләнүче 7 нче сыйныф укучылары 5 кешедән торган команда белән катнашып, 1 нче урын яулады һәм кыйммәтле истәлек бүләкләре, дипломнар белән бүләкләнде. Шулай ук быел август аенда «Саулык» сәламәтләндерү комплексында узачак «Технологияләр маршрутлары» халыкара яшьләр инновацияләре кампусында катнашырга чакыру алдылар. Җиңү яулаган укучыларыбызны һәм остазлары Илназ Илшат улы Шәриповны уңышлары белән тәбрик итәбез!
-
Соңгы кыңгырау
23.05.2023
Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм. 23 нче май көнне Яңа Әлем мәктәбендә 9 нчы сыйныфлар өчен соңы кыңгырау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган линейка бик җылы бәйрәм рухында үтте, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларын бу кыңгырау соңгы тапкыр дәрескә чакырды. Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы. Тантаналы бәйрәмгә укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, ветеран укытучылар һәм шулай ук район администрациясеннән кунаклар чакырылган иде.
-
Патриотик тәрбия
12.05.2023
11 май көнне мәктәбебездә мобилизациягә эләккән авылдашыбыз Зәкиев Илсур Фәнис улы белән очрашу булды. Ул очрашу барышында хәрбиләрнең тормышы, яшәү шартлары турында сөйләде, сугышлар тукталып, илдә тынычлык урнашуын теләде. Кыска гына яллардан соң Илсур Фәнис улы кабат илебез тынычлыгын сакларга китә. Аның авылыбызга исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.
-
9 май - Җиңү көне!
08.05.2023
9 май - Җиңү көне! Яңа Әлем җирлегендә Җиңү көне узды. Митингта укучылар, балалар бакчасы нәниләре, клуб хезмәткәрләренең чыгышлары тыңланды. Илләребез тыныч, күк йөзебез һәрчак аяз булсын. #9май #Җиңүкөне
-
ЮИД благодарит за Победу
05.05.2023
Ученики нашей школы приняли участие в акции "ЮИД за Победу благодарит". Они поздравили участников дорожного движения с днём Великой Победы и у памятника почтили память погибших воинов во время Великой Отечественной войны.
Безнең мәктәп укучылары "ЮИД җиңү өчен рәхмәт әйтә" акциясендә катнаштылар. Алар юл хәрәкәтендә катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладылар һәм һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны искә алдылар.
-
"Җиңү алып килгән яз" "Җиңү тәрәзәләре" акциясе
05.05.2023
Быел илебез Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итә. Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр санаулы гына көннәр калып бара. Бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу чаралары кысаларында илкүләм "Җиңү тәрәзәләре" акциясе башланып китте. Безнең мәктәп укучылары да шушы акциягә кушылды. Бу искиткеч акциягә кушылып, без тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Без чын күңелдән геройларны котлыйбыз һәм аларга "Рәхмәт!" дибез. #җиңүтәрәзәләре #окнаПобеды #акция
-
Учащиеся присоединились к национальной акции "Окна Победы"
05.05.2023
В этом году наша страна празднует 78-летие Великой Победы. До Великой Победы остаются считанные дни. В рамках мероприятий по памяти о беспрецедентном подвиге наших дедов началась национальная акция "Окна Победы". К этой акции присоединились и учащиеся Новоалимовской школы, выразив огромную благодарность всем, кто подарил мирного неба. Присоединившись к этой замечательной акции, мы искренне поздравляем героев и говорим им "Спасибо!".