Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
9 Май- Җиңү бәйрәме ! 08.05.2013

Бөек Ватан сугышына Яңа Әлемнән 473 кеше китә. Зур көрәш юлында авылның 198 кешесе Ватан хакына башларын салалар, ә 98 кеше хәбәрсез югала. Җиңеп кайтучы 177 кеше арасында илебез орденнары һәм медальләренә лаеклылар да шактый була. Яңа Әлемнең батыр уллары арасында 19га якын орден, ә төрле медальләр белән бүләкләнгәннәре 92 кеше.
Бүгенге көндә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә ветеран исән, ул - Фәхертдинов Мирзаян бабай.
8 май көнне авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхретдинов Мирзаян бабай, тыл ветераннары чакырылган иде. “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәп укучылары алар хөрмәтенә концерт күрсәттеләр. Тантаналы митинг барышында һәйкәлгә венок салынды.Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Бакчада өмә 08.05.2013

Шимбә көнне барлык мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре кулларына эш кораллары тотып бакчаны тазартырга чыктылар! Бик күп эшләр эшләнде, рәхмәт!!!
-
1 Май- яз һәм хезмәт бәйрәме. 30.04.2013

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар ! Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет-куанычлар, барлык эшләрегездә уңышлар, киләчәк көннәргә ышаныч телибез.
-
"Сәләтле" бәйгесендә катнаштык 29.04.2013

27 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче номерлы лицей- интернатында 4-7 нче сыйныф укучылары арасында республикакүләм "Сәләтле" бәйгесе уздырылды. Бәйгедә Яңа Әлем мәктәбеннән Исламхузин Р., Газизова Д. (4 нче сыйныф), Ахмадуллина А., Шәрипов А. (7 нче сыйныф) катнашып , уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
IШигырь бәйгесе 24.04.2013

22 нче апрель көнне районда 1-2 сыйныф укучылары арасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 127 ел тулуга багышлап шигырь бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 1 нче сыйныф укучысы Фатихов Арсен (укытучысы Нургалиева Л.З.) 3 урын алды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Арсенга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
"Туган телем- шагыйрләр теле" 17.04.2013

"Туган телем- шагыйрьләр теле" республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясендә катнашып 6 нчы сыйныф укучысы Галләмова А.М. 2 урынны алды, 7 нче сыйныф укучысы Мәрдәнова А.Н. лауреат булды. Алар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнделәр.
-
Кошлар көне 16.04.2013

Яз җитте. Кошлар җылы яклардан кайталар. Мәктәбебездә биология укытучысы Гилфанов Фидүс Нәрфис улы кошлар көне оештыра.
-
Экология 15.04.2013

Бу атнада 15-18 апрель көннәрендә экология дәресләре үткәреләчәк. Укытучы Гильфанов Ф.Н.
-
"Математик регата" да без икенче ! 09.04.2013

8 апрель көнне "Бүләк" лагеренда 7-8 класс укучылары арасында уздырылган "Математик регата" бәйгесендә Яңа Әлем мәктәбенең яшь математиклары 2 урынны яуладылар. Бәйгедә катнашкан Шәрипов Альмир, Мәрдәнова Алинә, Хәсәнова Зөлфияне , аларны әзерләгән укытучылары Якупова Ф.Я. җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә аларга яңадан яңа уңышлар теләп калабыз.
-
Безнең уңышларыбыз. 01.04.2013

Уку елы дәвамында мәктәбебез укытучылары һәм укучылары төрле бәйгеләрдә катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. КДФ ның Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты , Укытучыларның белемен күтәрү институты (ИРО) үткәргән укытучылар өчен математикадан олимпиадада башлангыч сыйныф укытучысы Ф.Н.Зарипова югары балл җыеп Диплом белән бүләкләнде , Яр Чаллы шәһәрендә 5-8 нче сыйныф укучылары арасында уздырылган "Ломоносов укулары" республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашып, 6 нчы сыйныф укучысы А.М.Галләмова ( Укытучысы Г.М.Галләмова ) "Фәндә беренче адымнар" номинациясендә җиңү яулады. Аларга киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.



