• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68
Телефон: 8(85552)3-41-26
E-Mail: Smenn.Akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Минняровская ООШ"
Руководитель: Исхаков Ильдар Хамитович
Год основания учреждения: 1968
У нас учатся: 20 учащихся
У нас учат: 9 педагогов

Новости Минняровской ООШ

Яшь гражданнар форумы

Опубликовано: 15.01.2020

14 гыйнвар көнне Актанышның “Бүләк” өстәмә белем бирү үзәгендә Татарстан Президенты тарафыннан оештырылган Яшь гражданнар форумы үтте. Аның максаты – балаларның иҗтимагый яктан активлыгын арттыру. Бу чарада безнең мәктәптән 9 нчы класс укучылары Мотавалова Әлфия һәм Хамзина Наилә катнашты. Монда алар башка форумчылар белән бергә балалар һәм яшьләрне борчыган сорауларга җавап эзләделәр, проектлар төзеп, үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр. "Урманнарга чүп салу өчен урналар куярга тәкъдим итәм! Балалар һәм яшүсмерләргә авыр вакытта мөрәҗәгать итү өчен юрист, психолог һәм башка кирәкле белгечләр төркеме булсын иде!  Безгә патриотик темадагы кинофильмнар күрсәтелсен. Һәр татар баласы үз тарихын, гореф-гадәтләрен, тарихны белсен!" - Әлеге фикерләрне район укучылары “Яшь гражданнар форумы”нда белдерде.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов “Яшь гражданнар форумы”ның пленар утырышында катнашты. Укучыларны, балалар оешмаларын, әйдәманнарны актив тормыш позициясе белән яшәргә чакырды. Форум бик бай эчтәлекле һәм файдалы узды.



К списку новостей