Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Директорлар киңәшмәсендә 06.04.2023

6 апрель көнне мәктәбебездә директорлар киңәшмәсе узды. Шунда Казан Дәүләт аграр университет белән берлектә "Яшь фермер мәктәбе"нең "Профессионаллар-2023" чемпионаты да узды. Монда Киров, Сәфәр, Пучы урта мәктәбе укучылары да катнашты. Командаларның эшен авыл хуҗалыгы буенча белемнәрен КДАУ Җир эше кафедрасы доценты Рәзинә Сабирова бәяләде.Шулай ук югары уку йортына кабул итү комиссиясе саркәтибе чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен кирәкле мәгълүматлар җиткерде.
-
"Язгы бөреләр"дә катнаштык 05.04.2023

5 апрель көнне Актаныш Балалар иҗат үзәге оештырган "Язгы бөреләр" курчак театры бәйгесендә катнаштык. Ф.Әһлиянең "Туган тел ачкычы" дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштердек. Укучыларыбыз бик матур чыгыш ясадылар.
-
"Сөйләмдә аваз кимчелекләре" 30.03.2023

Бүген бакчабызда, Киров урта мәктәбе җитәкчелеге һәм башлангыч класс укытучылары белән берлектә, "Сөйләмдә аваз кимчелекләре" темасы астында ата-аналарның гомуми җыелышы узды. Көн тәртибендә балалр эшчәнлеге, әти-әниләр хәм педагоглар белән гомуми эшчәнлек каралды. Тәрбияче Шайхуллина Рәйлә Әнвәр кызы "Нейропсихологик уеннар" буенча мастер-класс тәкъдим итте. Бергәләп балаларның аваз кимчелекләрен бетерү өстендә эш торләре каралды.
-
"Татар егете, татар кызы-2023" 28.03.2023

Район күләмендә игълан ителгән “Татар егете, татар кызы-2023” бәйгесендә бакчабыздан уртанчылар төркеменә йөрүче Сабирова Лилия Ильнар кызы катнашты. Лилиябез авыл балалар бакчаларына йөрүче балалар арасында 2 нче урынны яулады. Бәйгегә тәрбияче Шайхуллина Рәйлә Әнвәр кызы әзерләде.
-
Педагогик киңәшмә 28.03.2023

Бүген 3 чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә булды. Укытучылар чирек буена җыелган проблемалар һәм уңышлар буенча үзләренең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр
-
Канатлы дусларыбызга- ОЯ! 24.03.2023

Табигатьтә-Яз! Канатлы дусларыбыз-Сыерчыклар быел да туган якларына кайттылар. Укучыларыбыз,ата-аналар белән берлектә Сыерчык оялары ясадылар.
-
"Яз сулышы" 21.03.2023

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, танып-белү үсешен ныгыту максатыннан, үсентеләр утырттылар.
-
"Сандугач -Соловей" 20.03.2023

"Сандугач-Соловей" Х Халыкара вокалистлар конкурсында Валиуллина Асылъяр, Камалова Нурия - 3 урын, Хабирова Ләйсән - 2 урын, Шарифянов Назил - 1 урын яуладылар. Җитәкчеләре - Загитова Илсөя Индусовна. Котлыйбыз .Алда да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Инглиз телен өйрәнәбез. 17.03.2023

«Говорим и поем на английском» исеме астында узган район фестивалендә мәктәпкә әзерлек төркеменә өйрүче Шаяхметова Мәрьям Рамил кызы «I have many pencils» исемле шигырь белән чыгыш ясады. Мәрьямебезгә уңышлар телибез.
-
"Экологик сумка әзерләү" 16.03.2023

16 март көнне класстан тыш чара дәресендә укучыларыбыз "Эко-сумка"тектеләр. Бу экологик яктан чиста, күп кулланылышлы, үз куллары белән эшләнгән хезмәт булып тора.










