Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Район мәгариф бүлеге тикшерүе 14.12.2016

Ноябрь аенда район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан мәктәбебез коллективына методик ярдәм йөзеннән фронталь тикшерү үткәрелде.Бу атнада шуңың йомгагы булып, педагогик совет булды. Педагогик советта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вахитов И.. , мәгариф бүлегенең методистлары катнашты. Алар коллективка үзләренең фикерләрен җиткерде, дәресләр анализланды, киңәшләр әйтелде.
-
Укучылар ярышта 11.12.2016

Мәктәбебез укучылары 11 декабрь көнне районда үткәрелгән кышкы сезонны ачу ярышында катнаштылар. Кечкенәләр группасы 4 урын, зурлар группасы 7 урынга ия булдылар.
-
Бию-мәйдан 09.12.2016

Район буенча үткәрелгән "Бию-мәйдан" дип исемләнгән бию бәйгесендә мәктәбебезнең сәнгать мәктәбе укучылары "Кубанский танец" белән районда 2 урынны, Мари халык бию белән дә 2 урынга ия булдылар.Район хакимиятенең Дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
-
Яңа елга әзерлек 09.12.2016

Мәктәбебездә кызу эш өсте. Район буенча җибәрелгән контроль эшләр, олимпиадалар, ОГЭ, ЕГЭ га әзерлек консультацияләре һәм дә якынлашып килүче Яңа елга әзерлек башланды. 6 класс укучылары мәктәп газетасына материаллар туплый, 7 класс укучылар Яңа ел сценарийсы яза, кечкенәләр кием-маска әзерлиләр, шигырь-җыр кабатлыйлар, узидарә советы укучылары бәйрәм лотерея билетлары тәкъдим итәләр.
Хоккей мәйданчыгында да күп эшләр эшләнде. Һәр класс график нигезендә мәйданчыкны чистартып торды. Боз катырылды. Хәзер инде укучыларыбыз буш вакытларында рәхәтләнеп тимераякта шуарлар дип уйлыйбыз.
-
Бию конкурсында 03.12.2016

Район күләмендә оештырылган "Бию-мәйдан" бию конкурсының зона туры 2 декабрь көнне безнең җирлектә үтте. Балалар бакчасы, мәктәп укучылары, укытучылар коллективы һәм авыл яшьләре яхшы әзерлек белән сәхнәдә чыгыш ясадылар.
-
Без-начар гадәтләргә каршы! 02.12.2016

Мәктәбебездә "Без- начар гадәтләргә каршы" темасы астында класс сәгатьләре үтте. Бу акциядә барлык класслар да актив катнашты.
-
Спид-юк! 02.12.2016

Спидка каршы көн уңаеннан Россия 24 каналыннан ачык чара күрсәтелде. Чарада барлык укучылар да катнашты.
-
1 декабрь- Спидка каршы көрәш көне 01.12.2016

1 декабрь - Спидка каршы көрәш көне уңаеннан мәктәптә " Мөстәкыйль балалар" группасы укучылар арасында анкета алу, җырлы-биюле уеннар, рәсем конкурсы оештырды.
-
Мәктәбебездә-ярминкә 01.12.2016

1 декабрь-Мөмкинлекләре чикләнгәннәр көне уңаеннан мәктәбебездә Ярминкә уздырылды. Һәр класс тәмле ризыклар пешереп алып килеп, иптәшләренә, укытучыларга тәкъдим итте. Аннан җыелган акчага мөмкинлекләре чикләнгән 13 кешегә күчтәнәч пакеты тутырылачак.
-
Күңел җылысын биреп 30.11.2016

Мәктәбебездә бу көннәрдә Пучы Картлар йортында тәрбияләнүче абый-апалар өчен укучыларыбыз күңел җылыларын биреп ярдәм йөзеннән оекбаш, башмак, перчатка, бияләй, шапка-шарф кебек кирәкле әйберләр әзерләделәр.










