Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Ата-аналар җыелышында 22.09.2022
22 сентябрь көнне мәктәптә гомуми Ата-аналар җыелышы узды. Җыелышка районыбыздан полиция бүлегеннән Котлыяров Салават Музагитович, ЮХИДИ хезмәткәре Ләйсән Радифовна, Такталачык хастаханәсе врачы - нарколог Минхуҗин Ленар Саубанович чакырылганнар иде. Һәрберсе үз юнәлеше буенча чыгыш ясады, ата-аналарга киңәшләрен җиткерде.
-
"Экстремизмга-ЮК!" айлыгында 19.09.2022
19 сентябрь көнне "Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында укучылар белән эвакуация оештырылды. Саклану корылмалары, запас ишекләр, үзенне саклау кагыйдәләре хакында уку да узды.
-
"Милләтләр кроссы-2022"дә 17.09.2022
17 сентябрь көнне мәктәптә "Милләтләр кроссы-2022" узды. Мәктәпнең һәр укучысы бик актив катнашты. Җиңүче укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
Cәламәтлек көнендә 16.09.2022
16 сентябрь көнне укучыларыбыз көзге урманга экскурсиягә бардылар. Алар анда традиция нигезендә Җыелма отрядлар көнен дә билгеләп уздылар. Бу көн һәр укучы күңелендә бик матур хатирә булып уелып калды.
-
Укучылар җыелышы 13.09.2022
13 сентябрь көнне Укучыларның гомуми җыелышы узды. Мәктәп укучылар кагыйдәләре кабул ителде. Яңа уку елына Яңа состав төзелде. Мәктәпнең президенты дип- 8 класс укучысы-Миргалимова Таңсылу бер тавыштан сайланды.
-
Спорт түгәрәге башланды 12.09.2022
Актаныш спорт мәктәбе каршында оештырылган Көрәш түгәрәгенә мәктәбебезнең 15 укучысы үз теләкләре белән язылды. Җитәкчеләре Туктаров Б.Р. үзенең дәресләрен башлап җибәрде.
-
Миләш җыю 10.09.2022
5-10.09 атнасында укучыларыбыз мәктәп бакчасыннан кара миләш җыеп тапшырдылар. Иң күп җыеп тапшырган укучыларыбыз- Ганиев Н, Галимарданова З., Хуҗина А., Хуҗин А. булдылар. Алар алдагы линейкада Флаг күтәрүгә ия булдылар.
-
Ата-аналар контроле 07.09.2022
7 сентябрь көнне мәктәпнең туклану буенча җаваплы ата-аналарыннан -Минкина Резеда укучыларның туклануы белән кызыксынды. Килгән продукцияләр белән танышты.
-
Линейкада 05.09.2022
Һәр атнаның дүшәмбе укучылар линейкасында Дәүләт флаглары кертелеп, шимбә көнне флаг кабат төшерелә. Бүген мәктәбебездә Дәүләт флаглары күтәрелде.
-
Беренче класс сәгатендә 05.09.2022
Быелгы уку елында - "Разговор о важном"- "Кирәкле сөйләшү " - класс сәгатьләре шушы программа нигезендә оештырыла. Бүген беренче дәрестә беренче класс сәгате үтте.