Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру 21.10.2015
Бүген мәктәбебездә 1-4 класс укучыларына " Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру тантанасы булып узды. Мәктәп китапханәчесе Сабирова Л.Х. укучыларыбызны китап һәм китапханә тарихы белән таныштырды. Укучыларыбызга көндәлек таратылды. Әлеге чара төрле җыр, биюләр белән үрелеп барды.
-
Встреча с Руслан Рустамовичем 20.10.2015
Сегодня в школе прошла встерча с Гайнуллиным Р. Р.- доцент кафедры товароведения Казанского коопиративного института
-
Хуш киләсең, Сөмбелә! 20.10.2015
Бүген мәктәбебездә 1-4 класс укучылары " Хуш киләсең, Сөмбелә!" дип аталган көз бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәмне карарга ата-аналар, укучыларыбызның әби-бабалары да килде. Укучыларыбыз бик тырышып әзерләнгәннәр, үзләренен матур биюләре, җырлары белән килгән кунакларыбызны шаккаттырдылар. Рәхмәт укучыларыбызга, һәм аларны әзерләндергән укытучыларга!
-
Татар теленнән олимпиада 19.10.2015
Олимпиадаларның мәктәп этабы дәвам итә. Мәктәбебездә татар теленнән олимпиада бара. Катнашкан укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Китапханәчеләр айлыгы бара 19.10.2015
Мәктәп китапханәчесе Сабирова Л.Х. башлангыч класс укучыларын яңа китап белән таныштырды. Роберт Миңнуллинның "Мөгезборын белән озынборын" исемле китабын укучылар кызыксынып кабул иттеләр.
-
Башлангыч класслар атналыгы 19.10.2015
Фән атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы башланып китте. Укучыларыбыз атналык план белән таныштылар. Башлангыч класслар атналыгы үңышлы башланып, үңышлы тәмамлансын дигән теләктә калабыз!
-
Тарих һәм география атналыгын ябу 17.10.2015
Бүген тарих һәм география фәне атналыгын ябу булып үтте. Атналыкта барлык классларда актив катнаштылар. Укучылар арасында иң активларын сайлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар: 5 класстан Сибгатуллин А., Галлямов А., Имамов Н., Мирзагитова Ю., 6 класстан Басирова Д., Магдануров Б., Фардиева А., Хакимов Б. Котлыйбыз укучыларыбызны, алда да тырышып укуларын теләп калабыз.
-
Олимпиадалар дәвам итә. 16.10.2015
Бүген мәктәбебездә русс әдибиятыннан олимпиадының мәктәп этапы булып узды.
-
"Көзге бал" 16.10.2015
Бүген мәктәбебездә, укучыларыбыз һәм " Муса Җәлил" балалар оешмасы белән берлектә, "Көзге бал" бәйрәме булып үтте. Бәйрәмдә һәр класстан да " Патша" яки " Патшабикә" катнашты, көчләрен сынар өчен аларга төрле биремнәр аша үтәргә туры килде. Шулай итеп, бәйрәмебез "Патшабикә"се 5 класс укучысы Бәхтиева Г., "Патша"сы 9 класс укучысы Гардиев А. танылды. Шулай ук мәктәп күләмендә иң күп кара миләш җыючылар арасында урын чыгарылды, алар: 1 урын- 9 класс укучысы Ганиева Р., 2 урын- 11 класс укучысы Ганиева Г., 3 урын- 8 класс укучысы Карамуллина Ю. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!
-
"Көзге бал " бәйрәменә әзерлек. 14.10.2015
Мәктәбебез укучылары 16.10.15 көнне уздырылачак "Көзге бал" бәйрәменә бик тырышып әзерләнәләр. Яшелчәләрдән күргәзмә, төрле концерт номерлары әзерлиләр.