Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Республикакүләм фәнни-методик семинар үтте 14.05.2014

Бүген гимназия-интернат базасында "Математика дәресләрендә сәләтле укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләрен ачуда инновацион технологияләрнең роле" исеме астында республикакүләм фәнни-методик семинар үтте. Семинарда КФУның Алабуга институты математик анализ кафедрасы доцентлары педагогия фәннәре кандидаты Гыйльмуллин Мансур Фәйзрахманович, физика-математика фәннәре кандидаты Попырин Александр Васильевич һәм район математика укытучылары катнашты.
-
Энгель Нәвап улы Фәттахов гимназия-интернатта булып китте 10.05.2014

9 нчы май көнне гимназия-интернатта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, якташыбыз Энгель Нәвап улы Фәттахов булып китте. Ул гимназиядә тормышка ашырылып килүче проектлар белән танышты, укытучылар һәм укучылар аралашты.
-
Бүген Бөек Җиңү көне! 09.05.2014

Тугызынчы май -
Җиңү бәйрәме.
Бәйрәмнәрнең иң
Зуры, мөгаен. -
Без - беренче! 08.05.2014

Гимназия-интернат коллективы район оешмалары арасында узган үзешчән сәнгать коллективлары смотр концертында беренче урынга лаек булды.
-
Парламент сәгате үтте 02.05.2014

30 нчы апрель көнне гимназия-интернатта 8-11 нче сыйныф укучылар өчен Кырым һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясенә кушылуына багышланган "Без бергә" исеме астында Парламент сәгате үтте.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды 30.04.2014

30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.
Тулырак... -
Рәссам Рөстәм Хуҗин белән очрашу 29.04.2014

Бүген гимназия-интернатта танылган рәссам Рөстәм Хуҗин белән очрашу узды.
-
Бүген татар теленнән бердәм тест тапшыру бара 29.04.2014

Бүген, 29 нчы апрель көнне, татар теленнән бердәм тест тапшыру бара. Тестта барлык 9 нчы сыйныф укучылары да катнаша.
-
Актанышта БМО моделе үтте 28.04.2014

26 нчы март көнне гимназия-интернат базасында укучылар оештырган "Актаныш Берләшкән Милләтләр Оешмасы моделе" үтте.
-
Данилның уңышлары 27.04.2014

24-25 нче май көннәрендә Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясендә, КФУның IT-лицеенда "Наука Fest" укучылар арасында халыкара табигый фәннәр фестивале үтте. Гимназия-интернат укучысы Әхмәтшин Данил "Пиролизлы мич" проекты белән 2 нче дәрәҗә диплом (фәнни җитәкчесе Әминов Н.Ф.), "Мирасыбыз" проекты белән 3 нче дәрәҗә диплом (фәнни җитәкчесе Гарипов Р.М.) яулады.
















