Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 120 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
новости
Чыгарылыш кичәсе 2025
Опубликовано: 27.05.2025ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ
Бүген безнең бакчабызда
Шатлык күккә җиткән көн.
Балалар бакчасыннан
Мәктәпләргә киткән көн.
️Бүген, 27 нчы май көнне бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе узды. Балалар тормышында бу беренче зур, гомергә хәтердә кала торган бәйрәмнәрнең берсе.
Чыгарылыш кичәсе...
Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Моңсу, шуның өчен, күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу.
Балалар укырга да, язарга да, биергә дә, шигырь сөйләргә дә өйрәнделәр. Әкиятләр сәхнәләштерделәр, күпме бәйгеләрдә катнаштылар. Әнә шулай күңелле һәм нәтиҗәле бакча еллары үтеп китте. Балаларга якты юллар теләп калабыз! Тормышлары һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын!
Ямьле балачак иленнән аерылу вакыты җитте.
К списку новостей