Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 120 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
новости
"ТУГАН ЯК" музеенда балаларны яклау көне.
Опубликовано: 02.06.2025
Кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.
Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын, дигән теләк белән, Актаныш туган як музее хезмәткәрләре бик эчтәлекле чара уздырды. Күңелле чара бүген мәдәният паркында булды. Зурлар төркеме балалары, Кадрия Васимовна, Илүзә Шәриповна җитәкчелегендә, әлеге күркәм чараның кунаклары иде. Музей хезмәткәрләре якташыбыз Фарсель Зыятдиновның туган көне булуын искәртеп, аның кызыклы шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Программа балалар өчен кызыклы уеннар, музыкага биюләр, зирәк биремнәр белән үрелеп барды. Тәмле күчтәнәч, бүләккә шарлар алган балалар бик сөенеп кайтты әлеге матур чарадан. Рәхмәт музей хезмәткәрләренә!
К списку новостей