Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
E-Mail: | detsad-7@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 130 воспитанник |
У нас учат: | 13 педагогов |
новости
Кошларны озаттык/Проводили птиц в теплые края
Опубликовано: 07.10.2024Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчкән суыбыз печранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Бүген утанчылар төркеме балалары белән “Кошларның саубуллашу җыры” исемле бәйрәм иртәсен уздырдык. Кошлар –безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар — табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен без балаларны кошларга сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез. Кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында балаларга мәгълүмәтләр бирергә тырышабыз – ассызыклады тәрбияче Асылова Д.М..Бәйрәм кызыклы уеннар, куңелле биюләр һәм кошлар турында җырлар белән үрелеп барды.
Сабыйларга канатлы дусларыбыз турында бай мәгълүмат бирелде. Нарасыйлар кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен киңәйттеләр
К списку новостей