Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
E-Mail: | detsad-7@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 130 воспитанник |
У нас учат: | 13 педагогов |
новости
Балалар бакчасында ата-аналар җыелышлары уза
Опубликовано: 13.09.2024Шушы көннәрдә "Алтынчәч" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә ата-аналар җыелышы узды. Ин элек җыелышны, тәрбияче Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы ачты, кирәкле мәгълүмәтләр җиткерде, төркемдәге уен тормышы белән таныштырды. Балаларның иминлеге турында да сүз барды һәм ата-аналар өчен инструктаж үткәрде. Тәрбияче һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә балалар бакчасында укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара. Әти-әниләрдән кызыклы, мавыктыргыч сорауларга уен формасында сорау-җавап оештырылды.
Үсеп килүче яшь буынны илебезнең лаеклы кешеләре итеп тәрбияләүдә мәктәпкәчә белем учреждениеләрнең роле гаять зур. Шуның белән бергә без яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлануын, ата-ананың төп тәрбияче булуын истә тотып эш йөртергә тиешбез.
Безнең балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Лилия Рафак кызы рус теленә өйрәтү буенча махсус методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар белән таныштырды, балаларның рус теле шөгыльләрендә алган белемнәрен өйдә ныгыту кирәклеген искәртте, тәкъдимнәрен бирде
Укытучы-логопед Линиза Ильгиз кызы киңәшләрен әти-әниләр бик кызыксынып тыңладылар.Ул ата-наларга сөйләм үсешенең этаплары белән тныштырды, сөйләмдә кимчелекләр булдырмас өчен һәм булган очракта ата-аналарга ниләр эшләргә кирәклеген аңлатып үтте.
Әти-әниләр бакча тормышында, төркем һәм балаларының көнкүрешендә бердәм булса гына уңайлы, үргә менә торган дәрәҗәләргә ирешеп була. Ә безнең 7 нче номерлы бакчабызда без нәк шулай яшибез дә..
К списку новостей