• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а
Телефон: +7(855)-523-19-26
E-Mail: detsad-7@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш"
Руководитель: Харисова Альфира Максутовна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 130 воспитанник
У нас учат: 13 педагогов

новости

Пленарное заседание августовский конференции работников образования/Август киңәшмәсенең пленар утырышы

Опубликовано: 23.08.2024

Август киңәшмәсенең пленар утырышында  Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре, мөхтәрәм остаз укытучылар катнашты.  "Актаныш муниципаль белем бирү системасының хәзерге үсеш тенденцияләре: гаилә кыйммәтләреннән алып техник ачышларга кадәр” темасына төп доклад белән район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова чыгыш ясады.  Татарстан Республикасының Халык укытучысы Ләйсән Әминова  “Гаилә кыйммәтләрен саклауда мәктәпнең роле”, Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шамсунова “Урта һөнәри белем бирү системасында эшче кадрлар әзерләүнең яңа таләпләре һәм инструментлары”, "Алдынгылар хәрәкәте” хәрәкәтенең җирлек бүлеге советы рәисе  Айгиз Мәгъдәнов “Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый - дәүләт хәрәкәте “Алдынгылар хәрәкәте” темаларына нотык тотты. Казан милли тикшеренү технология университетының нефть һәм нефтехимия факультеты доценты, техник фәннәр кандидаты Рифат Мингазов уку йорты эшчәнлеге, үзенчәлекләре белән таныштырды.  Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радик Шәмсиев Татарстан Республикасында Актаныш районында балалар юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау буенча фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.  Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән Актаныш районы җитәкчелегенә, укытучыларга яшь буынга югары дәрәҗәдә белем, тәрбия бирүдәге фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Төрле төбәкләрдә яшәүче татар балаларын «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда саф татарча милли мохитта ял иттерү, аеруча Курган өлкәсендә янгыннан зыян күргән Йолдыз авылы балаларын сыендырып гаилә җылысына тиң ял оештыру актанышлыларның никадәр игелекле булулары турында сөйли. Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова исемнәренә рәхмәт сүзләре белдерелде. Әлфия Гатиятулла кызы район башлыгы Ленар Зариповның райондагы мәгариф хезмәткәрләренә, үсеп килүче яшь буынга, гомумән гади халыкка карата татар халкына хас булганча итәгатьле, игътибарлы, ихтирамлы карашлы булуын,  балалар өчен үткәрелгән чараларда даими катнашуын башка җитәкчеләргә өлге итеп куйды.  Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үз чыгышында мәгариф өлкәсенең районда әһәмиятле урын алып торуын ассызыклады. Район мәктәпләренә укытырга кайткан яшь белгечләргә 100 мең сумлык акчалата премия тапшырылачагын әйтте. Моның өчен яшь педагог биш ел буена безнең җирлектә эшләргә тиеш. Ленар Рафак улының әлеге сүзләрен залдагылар алкышлап каршылады. Шулай ук район башлыгы махсус хәрби операциядәге егетләргә, аларның гаиләләренә булышып, хәлләренә кереп эшләргә, яшәргә чакырды.  Конференциянең алдагы өлешендә мәртәбәле укытучылар, остазлар, алдынгы педагоглар хөрмәтләнде.

 



К списку новостей