новости
Актаныш басмаларында/Экскурсия
Опубликовано: 03.07.2023
Балалар бакчасының икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары “Актаныш басмалары” уен мәйданчыгына экскурсиягә бардылар.
Балалар өчен экскурсияләрнең әһәмияте гаятъ зур.Ул танып –белү, сөйләм үстерү, хәрәкәтне үстерү кебек белем бирү өлкәләрен үз эченә ала.
Чынлыкта да шулай булды, уен мәйданчыгы шактый гына ерак булса да, юлыбыз сизелми дә үтте: бару-кайту юлында балалар бер-берсе белән серләште, аралашты, үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашты.
Балалар Актанышыбызның матурлыгына сокландылар, үсеп утырган чәчәкләрнең үз бакчаларында булуы, кайберләре, әти-әниләренең эш урыннары күрүләре белән горурландылар.
Ә инде ул баскычтан менү, төшү аларны физик яктан сынады. Балалар берсе дә сынатмады, кечкенәләр төркеме дә, зурлар артыннан иярде. Уен мәйданчыгында бергәләп уйнау, туристларча күтәргән рюкзаклардагы күчтәнәчләр белән сыйлану аларга тагы да кызыклырак булды. Бакча күләмендә үткәрелгән “Туристлар көне”н менә шулай кызыклы экскурсия белән үткәрде “Алтынчәч”леләр. Әлеге көннән калган уңай эмоцияләр, күтәренк кәеф әле дә хөкем сөрә бакчада.
Дети второй младшей и средней группы нашего ДОУ совершили экскурсию на игровую площадку "Актаныш Басмалары".
Значение экскурсий для детей огромно.Он включает в себя такие образовательные области, как познавательное развитие, развитие речи и развитие движений.
Так было и на самом деле, несмотря на то, что игровая площадка была достаточно далека, наш путь прошел незаметно: по дороге домой и обратно ребята делились друг с другом секретами, общались, делились своими впечатлениями.
По дороге к месту экскурсии дети восхищались красотой Актаныша, цветами, украшающими облик нашего села. Подъем и спуск по лестнице -испытание физических сил и способностей детей. Но ни один из малышей не подвел, все благополучно одолели подъем и спуск, а самое интересное ждало детей впереди-это игры на игровой площадке, угощение гостинцами, подготовленными заботливыми руками мам. Вот провели “День туриста” в детском саду “Алтынчәч”. В саду до сих пор царит заряд положительных эмоций и бодрости духа.
К списку новостей