• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а
Телефон: +7(855)-523-19-26
E-Mail: detsad-7@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш"
Руководитель: Харисова Альфира Максутовна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 130 воспитанник
У нас учат: 13 педагогов

новости

Бакчабызда Педагог һәм остаз елы/Год Педагога и наставника в ДОУ

Опубликовано: 24.03.2023

Бакчабызда  2023 нче ел “Педагог  һәм  остаз елы” дип игълан ителүгә чаралар планы төзелде. Тәрбияче  һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм    шушы һөнәрне сайлаган яшьләребезне үссендерү бурычын куйган чаралар планы. Әлеге планда  коллектив күзәтүләр, практик семинарлар,  җанлы очрашулар,  тематик педагогик киңәшмәләр кебек методик чаралар белән бергә   күңел ачу,  остазларыбызның өйләрендә булу,  табын артында гәпләшү кебек  җылы очрашулар да каралган.

Тәрбияче  һөнәр генә дә түгел бит әле, ул – язмыш! Килешле кыяфәтле, зәвыклы киенгән, әдәпле, әхлаклы тотышлы, ышанычлы адымнары белән туры карап балалар бакчасына атлаучы  тәрбияче  образы. Ә нигә образы гына диябез әле. Менә ич, тәрбияче үзе. Үзе генә түгел, Үзләре.... Бүгенге көндә 141 сабый тәрбияләнүче “Алтынчәч” балалар бакчасының   хәзерге көндә хезмәт куючы  педагоглары  һәм лаеклы ялда булган остазларыбыз! Югары квалификацион категорияле тәрбиячеләребез Әминә Гәлимәрдан кызы,  Дилбәр Мөдәрис кызы алып барган  “Бер җылы сүз...” дип исемләнгән ямьле кичәбез кунаклары!Кичә барышында кызларыбыз җылы матур сүзләргә төреп, бакчабызның тарихын да бәян иттеләр, күңелле сораулар ярдәмендә, һәркемнең күңел түрендәге хисләрен барладылар.  Ә менә шул образны тормышта тулысынча ачкан, шул камиллекне үзендә туплаган тәрбияче һәм остазның үзе белән әңгәмәләшү чарасын  тагын да мавыктыргычрак итеп оештыручыбакчабыз мөдиреАльфира Максутовна хөрмәтләүләргә төрелгән беренче җылы сүзне, әлбәттә, үзе әйтте.Остазларыбызның һәркайсының күңелен күтәрә торган ихтирамлы сүзләрен әйтеп, аларга ихлас  теләкләрен җиткерде, матур истәлекләре белән уртаклашты. Кичәбезгә ямь бирүче сабыйлар чыгышларын да карадык. “Әх, тотып сөяргә боларны”, дип утырды остазларыбыз, милли киемнәрдән чыгыш ясаган нәниләргә кызыгып. Остазларыбызның да истәлекләре, җиткерер сүзләре күбәйгән.  Фото, видеопрезентацияләр, стендлар карап, бакчабызның тарихы язылган фотоальбомнар актарып, истәлекләр белән уртаклашу һәр килгән кунакның күңеленә хуш килде.

Сегодня в нашем ДОУ состоялось праздничное мероприятие, посвященное Году педагога и наставника. Наши уважаемые наставники-воспитатели, находящиеся на заслуженном отдыхе,   мастера своего дела,  а так же педагоги нашего ДОУ  приняли участие в данном мероприятии. Гости с удовольствием просмотрели праздничную программу, подготовленную силами воспитанников и педагогов ДОУ, поделились воспоминаниями о годах своей педагогической деятельности, дали наставления молодым педагогам ДОУ. Небольшие подарки от коллектива, открытки, сделанные руками наших малышей были тепло восприняты нашими наставниками



К списку новостей