• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а
Телефон: +7(855)-523-19-26
E-Mail: detsad-7@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш"
Руководитель: Харисова Альфира Максутовна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 130 воспитанник
У нас учат: 13 педагогов

новости

Карга боткасы/Любимый майский праздник детей

Опубликовано: 29.04.2022

     “Карга боткасы”  - балалар актив катнаша торган татар халкының иң күңелле  язгы бәйрәмнәренең берсе. Безнең дә бакчабызда  бу бәйрәм күтәренке рухта үтте. Бәйрәм чарасына зурлар төркеменең әти- әниләре килгән иде.
   Зурлар төркеме тәрбиячесе Вәҗиева Хәния Минҗан кызы үткәргән “Карга боткасы” бәйрәм иртәсе , татар халкының милли  бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашу теләге тудыру, балаларда бәйрәм хисе, күңел күтәренкелеге,үзара дусларча мөнәсәбәт булдыру максатыннан үткәрелде.
   Балаларның милли киемнәрдән җырлар җырлап керү мизгеле, әти-әниләрдән яулык, йомырка, чәй тәмнәре җыю - үзе бер күңелле күренеш булды. Әби ролен бик оста башкарган Шагалиева Илһамияне балалар үз итте. Ул балаларны каршылап “учак тергезеп”, казан  асып ботка пешерде. Балаларга изге теләкләрен җиткерде.
    Балалар ботка пешкәнче төрле милли  уеннар - “Ачык авыз” “Кабыргалы камчылы”, “Яулык салыш”, “Куш кулым”, “Түгәрәк” уенын уйнадылар, җырлар җырладылар.Аннан соң бергәләп ботка ашадылар.Аны үзләре генә ашамадылар,  каргаларга да өлеш калдырдылар.  
      Бу эшләр балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде.Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп кар - кар килеп , ботка белән сыйлануларын карап куандылар. Бәйрәм чарасы “Яз җитә” җыры, каргалар биюе белән тәмамланды. Әти-әниләр күтәренке  кәеф белән, чараны оештыручыларга, җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Один из любимых  праздников татарских детей-праздник Карга боткасы. Сегодня  прошел он и в нашем детском саду, его подготовили и провели воспитанники   старшей группы под руководством воспитателя Вазиевой Х.М., были приглашены и  родители воспитанников. Сбор яиц, гостинцев,  приготовление  каши на костре  вместе с бабушкой Ильхамией, исполнение песен, прибауток, закличек, игры в народные игры-все это создало атмосферу  праздника. Данное мероприятие позволило детям систематизировать знания о национальных татарских праздниках, вызвать интрес в татарскому народному творчесту, а родитям - включиться  в систему работы ДОУ , как полноправным участникам образовательного процесса . 

 



К списку новостей