Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Мәктәпкә экскурсия / Экскурсия в школу 06.05.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемнәре 2нче санлы Актаныш урта мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Алар анда дәрес карадылар, китапханәдә булдылар, физкультура дәресендә шөгыльләнделәр. Тәрбиячеләре: Шәйхетдтнова Ч.Т., Ганиева Л.М.
Подготовительные к школе группы были на экскурсии в Актанышскую средней школе № 2 с. Там они побывали на занятиях, посетили библиотеку, занимались на уроке физкультуры. Воспитатели: Шайхутдинова Ч. Т., Ганиева Л. М.
-
Җиңү паркында / В парке Победы 06.05.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары тәрбиячеләре белән Җиңү паркында экскурсиядә булдылар.
Дети подготовительных групп вместе с воспитателями побывали на экскурсии в парке Победы.
-
Макулатура җыеп тапшырдык / Организовали сбор макулатуры 05.05.2022

"ЭКОЯЗ 2022" акциясе кысаларында макулатура җыю һәм тапшыру буенча «Макулатура тапшыр – агачны коткар» акциясе оештырылды. Акциядә 8 төркем, 126 бала һәм ата-аналар катнашты. Барлыгы 694 килограмм макулатура тапшырылды. Нәтиҗәләр буенча ясле төркеме (144,8 кг) беренче урынны, мәктәпкә әзерлек төркеме (140,3 кг) - икенче урынны, уртанчылар төркеме (105.1 кг) өченче урынны алды.
В рамках акции "ЭКОВЕСНА 2022" организовали акцию «Сдай макулатуру – сохрани дерево» по сбору и сдаче макулатуры. В акции приняли участие: 8 групп, 126 детей и родителей. Всего сдано 694 килограмма макулатуры. По итогам сбора 1 место заняла ясельная группа (144,8 кг), второе место - подготовительная к школе группа (140,3 кг), третье место - средняя группа (105.1 кг).
-
Флэш-моб "ЭКОЯЗ 2022" / Флэш-моб "ЭКОВЕСНА 2022" 05.05.2022

ЭКОЯЗ 2022 акциясе кысаларында игълан ителгән флэшмобта балаларыбыз бик теләп катнаша. Алар үзләренең бакчада, табигатьтә тырышып эшләгән фотоларын җибәрәләр. Тагын бер кат балаларыбызның хезмәт сөюче, тырыш икәнлекләрен исбатлыйлар! Тулырак фотолар белән балалар бакчабызның Вконтакте битендә танышы аласыз - https://vk.com/club211292384
Наши воспитанники с удовольствием участвуют во флэшмобе, объявленном в рамках акции ЭКОВЕСНА 2022. Они присылают свои фотографии, где работают в саду, на природе. Еще раз доказывают, что наши дети трудолюбивые! Подробнее ознакомиться с фотографиями можно на странице Вконтакте нашего детского сада - https://vk.com/club211292384
-
Җиңү паркына экскурсия / Экскурсия в Парк победы 04.05.2022

Бүген зурлар, зурлар логопед төркеме балалары, тәрбиячеләре Салихова М.М., Мөхәмәтова Л.Р. Җиңү паркына экскурсиягә чыктылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында әңгәмә үткәрделәр. Туган ил өчен көрәшеп, башларын салган батыр көрәшчеләр турында белемнәрен баеттылар.
Сегодня воспитанники старшей и старшей логопедических групп вместе с воспитателями Салиховой М.М., Мухаметовой Л.Р. были на экскурсии в парке Победы. Провели беседу у памятника павшим в Великой Отечественной войне. А так же обогатили свои знания о отважных борцах, которые пали борясь за родную страну.
-
"Тукай дөньясына сәяхәт" бәйгесе / Конкурс "Путешествие в мир Тукая" 04.05.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Измайлова Эльвира "Тукай дөньясына сәяхәт" бәйгесендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
Измайлова Эльвира из подготовительной к школе группы победила в конкурсе "Путешествие в мир Тукая". Поздравляем!
-
1 май бәйрәме / Праздник 1 Мая 01.05.2022

Бүген "Бүләк" аланында районкүләм 1 Май бәйрәме узды. Бәйрәмне оештыруда безнең балалар бакчасы да катнашты. Хезмәттәшләребез тәмле сый-нигъмәтләре, чәйләр белән, пешекчеләребез камыр ризыклары белән райондашларыбызны сөендерде.
Сегодня на поляне" Буляк " прошел районный праздник 1 мая. В организации праздника принял участие и наш детский сад. Наши сотрудники порадовали гостей праздника вкусными угощениями, а повара - выпечкой.
-
1 май котлавы / Поздравление с 1 мая! 01.05.2022

Барыгызны да 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәт уңышлары телибез! Туачак һәр көнегезгэ аяз күк йөзе, тынычлык алып килсен! Илләребез - тыныч, ризыгыбыз - киң, табыннарыбыз һәрчак мул булсын!
-
Татарларның милли йоласы- Карга боткасы / Национальный обряд татар 29.04.2022

Бүген дә татар халкының милли йоласын искә алып, балаларыбыз, тәрбиячеләребез йомырка, ярма җыярга чыкты! РТС халкы, һәрвакыттагыча, бик юмарт, шат күңелле иде! Балаларга да борынгы гореф-гадәтебез бик ошады! Тәрбиячеләр Шәйхетдинова Ч.Т., Ганиева Л.М., музыка җитәкчесе Хәлилова А.А., кече тәрбиячеләр Идрисова Д.З, Мөхәммәтдинова А.
И сегодня, вспоминая национальные традиции татарского народа, наши дети, воспитатели вышли на сбор яиц, круп! Население поселка РТС, как всегда, было очень щедрым, веселым! И детям очень понравилась наша древняя традиция! Воспитатели Шайхутдинова Ч. Т., Ганиева Л. М., музыкальный руководитель Халилова А. А., младшие воспитатели Идрисова Д.З, Мухаметдинова А.
-
Драма коллективлары смотр-конкурсы / Смотр-конкурс драматических коллективов 29.04.2022

Актаныш районындагы оешма һәм предприятиеләрнең, хезмәт коллективларының матур, гүзәл театр язына әверелгән театр айлыгына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча балалар бакчалары арасында драма коллективыбыз Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән 2нче урынны яулады!
Хезмәттәшләребез Айгөл Насыйбуллина Валентина роле өчен, Ландыш Кирамова Дилемма роле өчен "Үз ролен оста башкаручы" номинациясендә бүләкләнделәр. Гөлфинә ролен башкарган тәрбиячебез Шәйхетдинова Гүзәл Роберт кызы "Хатын-кыз ролен оста башкаручы" номинациясендә бүләкләнде! Афәрин! Котлыйбыз!В Актанышском районе подвели итоги месячника, ставшего прекрасной театральной весной для организаций и предприятий, трудовых коллективов. По итогам среди детских садов наш драматический коллектив со спектаклем "Әниләр һәм бәбиләр" Туфана Миннуллина занял 2-е место! Наши коллеги Айгуль Насибуллина (за роль Валентины), Ландыш Кирамова (за роль Дилеммы) были награждены в номинации "Лучший исполнитель своей роли". Наш воспитатель Шайхутдинова Гузель Робертовна, исполнившая роль Гульфины, награждена в номинации "Лучшая женская роль"! Поздравляем!






