• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б
Телефон: +7(85552)3-19-28
E-Mail: detsad-4@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш"
Руководитель: Аглямова Миляуша Василевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 119 воспитанников
У нас учат: 13 педагогов

Детям о пожарной безопасности

                                         Балаларга янгын куркынычсызлыгы турында 

 

     Соңгы елларда янгын чыгу очраклары көннән - көн арта бара. Еш кына янгын чыгуның сәбәпчесе булып балалар тора. Шунлыктан мәктәпкәчә яшьтән үк балаларга ут, шырпы белән шаярырга ярамаганлыгын, янгын чыгуның коточкыч фаҗигаләргә китерергә мөмкинлеген аңлатырга кирәк.

    Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми. Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә өлкәннәр бу турыда оны-талар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.

    Күп очракта кешеләр, бигрәк тә балалар, янгында югары температурада түгел, ә яну продуктларының агулы төтененнән тончыгып үләләр. Бу янгын вакытында нишләргә кирәклеген белмәүдән килеп чыга. Балалар янгын вакытында урамга чыгып йөгерәсе урынга өй эчендә яшеренәләр. Төтенле бүлмә эченнән балаларны эзләп табу бик кыен була.

   Тәрбиянең асылы баланы һәрвакыт кулыннан җитәкләп һәрдаим тарт-калап торуда түгел. Ул ут белән уйнауның хәтәр булуы турында гап-гади хакыйкатьне үзләштерергә тиеш. Көнкүрештә янгын куркынычсызлы-гының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк:

-  балаларны янгын чыгу куркынычы булган предметлар һәм янгын чыгу сәбәпләре белән таныштыру;

- ут белән саксыз эш итүнең нинди фаҗигаләргә китерүе турында аңлату;

-  кайбер янгын сүндерү чаралары турында күзаллау булдыру;

- утның гына түгел, төтеннең дә куркыныч булуы турында төшендерү һ.б.  

   Мәктәпкәчә чорда бала күп кенә кагыйдәләр, таләпләр, үз - үзеңне тоту нормалары белән танышса да, ул аларның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлап бетерми. Ләкин кайбер кагыйдәләрнең берсүзсез, һичшиксез үтәлергә кирәклеген алар белергә тиеш, чөнки аларның сәламәтлеге, исән-иминле-ге нәкъ менә шушы кагыйдәләренең үтәлү- үтәлмәвенә бәйле. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү шушы һичшиксез үтәлергә тиешле кагыйдәләргә керә.