• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55
Телефон: +7(855)-525-17-26
E-Mail: 0332000008@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Чуракаевская ООШ"
Руководитель: Набиева Дильбар Фаритовна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 24 учащихся /24 укучы
У нас учат: 7 педагогов /7 укытучы

Внеклассная работа

ӘНИЛӘР  БӘЙРӘМЕ

 

Кичә  буласы  залга  гаилә  әгъзалары  фотосурәтләреннән -  күргәзмә,  Иҗади  эшләр  “Әниемә  мәдхия”,  “Ана  җылысы – кояш  җылысы”...,  “Ана - шәфкать  диңгезе»  дип  языла.

         «Ана – бөек  исем,  нәрсә  җитә  ана  булуга!» , (Һ. Такташ) 

         «Дөньяның  бөтен  матурлыгы  анада.  Анадан  башка  шагыйрь  дә,  анадан  башка  батыр  да  булмый”.  (М. Горький)

 

1.     укучы.      Кем  дөньяга  кеше  бүләк  итә,

Ә  кешегә - якты  дөньяны.

Тойгылары  кояш  кебек  кайнар,

Эретерлек  гранит  кыяны.

 

2 укучы.             Кем  куллары  өйне,  җирне  ямьли,

Изгелек  үлчәү  тапкысыз?

Ул,  әлбәттә - яшәү  чыганагы

Тормыш  яме,  әнкәй – хатын-кыз.

 

Укытучы.  Бүген  кадерле  әниләребезнең  якты,  илаһи  зур  бәйрәме.  Җир  йөзендә  әнидән  дә  якын,,  әнидән  дә  рәхимле,  мәхәббәтле,  әнидән  дә  олы  җанлы  зат  юктыр.

         Дөньяның  рәхәтен,  тормышның  михнәтен,  күңелнең  сафлыгын,  намусның  пакълыгын  аңларга  өйрәтүче,  үз  башы  аша  уздырып,  күкрәк  сөте  белән  Иман  иңдерүче  әни.  Без  сырхаулап  ятканда,  күкрәгенә  кысып,  “җан  җимешем,  балам”,  дип,  чын  күңелдән  борчылучы,  әниебез.

         Әниебез  булмаса,  без  оясыз  кош,,  моңсыз  җыр,  җырсыз  сандугач  кебек  яшәр  идек,  тормышыбызның  яме  дә,  тәме  дә  булмас  иде.

 

1 укучы.               Әйтәсебез  килә  бүген,

Кадерле  әниләргә. –

Бу  бәйрәм  дөньяга  килгән,

Кояш  нуры  сибәргә.

 

2 укучы                 Бу  бәйрәмдәге  җылылык

Гасырларга  җитәрлек.

Сезнең  назлы  кулларыгыз

Әкиятне  чын  итәрлек.

 

1 укучы.   Әниләребез,  сезнең  хөрмәткә  бәйрәм  бүләге  юллыйбыз:           (Малайлар  башкаруында  җыр)

1 укучы.               Бүген  бездә  әниләр  бәйрәме,

Шатлык  җыры  илем  күгендә.

Әниләрне  бәйрәм  белән  котлап,

Кошлар  җырлый  туган  җиремдә.

2 укучы                 Өй  түрендә  гөлбакчада

Җырчы  кошлар  сайраша.

Бүген - әниләр  бәйрәме,

Бүген  зур  бер  тамаша.

)Нәгыймова  Айгөл.  Шигырь

1укучы                 Тәмле  төшләр  күреп  йоклый  сабый,

Әнисенең   җылы  кочагында.

Күз  яшьләре  балкый  сөенечтән

Әнисенең  керфек  очларында.

 

2 укучы.                Дөньябызның  якын  җыры  булып,

Җир  йөзендә  мәңге  балкысын.

Илебезнең  гүзәл  хатын-кызы –

Яшьбаласын  тоткан  якты  сын!

 

Әниләргә  Бәйрәм  бүләге:

Концерт  номеры. Җырлый  Мингазов  Аяз.  Тәрәзәләр.

1 укучы                   Әниләр  бәйрәме  көнендә

Җырламый  калырга  буламы?

Әниләр  булмаса,  Әниләр  булмаса,

Җылытыр  иде  кем  дөньяны?

Гөлләр  дә  елмаеп  баш  ия

Яшәгез  кадерле  әниләр.

 

2  укучы.               Кайсын  юам,  кайсын  җыям

Чиста  булсын,  ак  булсын.

Әниләрнең  күңеледәй

Бөтен  нәрсә  пакъ  булсын.

Концерт  номеры. Нигматуллина  Лениза  башкаруында  бию карагыз

1  укучы.               Бәйрәм  бүген,  бәйрәм  бүген,  диеп

Бар  дөнья  көлеп  торсын.

Әни  бәйрәме  икәнне

Әтидә  белеп  торсын,

Әти  дә  көлеп  торсын.

 

2  укучы.               Безнең  егетләр  бик  тырыш,

Әтиләр  дә  уңганнар.

Әниләргә  булышалар

Алар  шундый  булганнар.

Малайлар  башкаруында  шаян  такмаклар.

 

Әти  белән  бергәләшеп,

Таңнан  торып  утырдык.

Җиң  сызганып  кызу-кызу

Без  эшләргә  тотындык.

Әниләр  көненә  әти

Тырышып  камыр  басты.

Ә  песием,  Мырауҗаным.

Эченә  кереп  батты.

 

Нәни  энем  сабын  алып

Табаларны  чистартты.

Аның  майлы  битен  күреп,

Песием  куркып  качты.

Кызыл  чалбар,  аклы  күлмәк

Машинада  әйләнә.

Харап  иттең  күлмәкне, -   дип

Зур  абыем  бәйләнә.

Сеңнем  дә  бик  тырышты,

Идәннәрне  юышты.

Күл  булып  аккан  суларны

Чүмеч  белән  җыешты.

Дүртәүләшеп  тәмле  итеп

Пәрәмәчләр  ясадык.

Көеп  табага  ябышкач

Кыра-кыра  ашадык.

Әниләр  көненә  шулай

Без  әнигә  булыштык.

Аңа  бер  эш  тә  калмады

Менә  ничек  тырыштык.

 

1 укучы.              Беренче  тел  ачылуга

Әннә  ди  һәрбер  бала.

Чөнки  аның  күңелендә

Иң  кадерлесе – ана.

Җырлый  Гөлдания  Рамгулова.  “И  туган  тел”.

 

2 укучы                Ана – бөек  исем!

Нәрсә  җитә  ана  булуга.

Хатынныарның  бөтен  матурлыгы,

Чибәрлеге  ана  булуда.

( Концерт  номеры)Галимов  Илдар.  Шигырь

 

1 укучы.              Аналарның  күңеле  балаларда,

Бала  күңеле,  диләр,  далада.

Тик  онытмыйк  шуны:  ике  килми

Хезмәт  итү  ата – анага.

2 укучы.              Ана!

Йөрәгемнең  иң  кадерле  хисе,

Күңелемнең  ул  иң  түрендә.

Ул- салкында  җылытучың  синең,

Юанычың  авыр  көнеңдә.

( Концерт  номеры)Рамгулова  Гөлдания  башкаруында  башкорт  биюе.

1укучы                “Эх”  иткән  бер  тавыш  ишетсә  дә

Сикереп  тора  ана,  борчыла.

Ай  янында  йөзгән  болыт  кебек,

Баш  очында  аның  төн  чыга.

 

2 укучы                 Кысып-кысып  сөя.  Туя  алмый,

“Минем  өчен  ул,  ди  бер  генә.

Эшкә  барып  кайткан  арада  да

Аны  инде  сагынып  өлгерә.

( Концерт  номеры)Кызлар  башкаруында  җыр.  Миләшкәем.

1 укучы.                Айдан.  Кояштан  кадерле

Син  ул  әнием!

Иң  ягымлы,  иң  сөйкемле

Син  ул  Әнием!

2 укучы                 Таңнар  да  нурлырак,

Көннәр  дә  җылырак.

Күңел  дә  җылырак

Анда  син  барында.

( Концерт  номеры)Җырлый  Гиздатуллин  Раил.  “Әниемә”.

Мингазов  Аяз  Шигырь  Абыйлар.

1 укучы.               Синнән  дә  яктырак,

Синнән  дә  яхшырак

Матуррак  кеше  юк

Бөтен  җир  шарында.

2 укучы.               Китсәм  дә  читләргә,

Әнием,  шикләнмә.

Талпынып  яныңа

Кайтырмын  ерактан.

1 укучы.               Мин  сине,  әнием,

Үскәч  тә  сөярмен.

Әнием,  бәгъерем,

Күз  нурым,  диярмен..

Җырлый  Эльвина  Давлетшина  һәм  Лениза  Нигматуллина.

Күмәкләшеп:           - Көннәр  якты  булсын  өчен,  Әни  кирәк!

-         Йокы  татлы  булсын  өчен,  Әни  кирәк!

-         Җил-яңгырдан  саклар  өчен,  Әни  кирәк!

-         Усаллардан  яклар  өчен,  Әни  кирәк!

-         Ашлар  тәмле  булсын  өчен,  Әни  кирәк!

-         Дөнья  ямьле  булсын  өчен,  Әни  кирәк!

-         Безнең  көннәр  якты  булсын  өчен,  Әни  кирәк!

Татар  биюе.

Укытучы.  Кадерле  балалар!  Әниләргә  игътибарлы  булыгыз,  үрнәк  тәртибегез,  тырышып  укуыгыз,  кылган  яхшы  гамәлләрегез,  ягымлы  сүзләрегез  белән  аларны  шатландырып  торыгыз.  Әти-әни  алдында  без  мәңге  бурычлы.  Бер  Хәдистә  болай  диелгән:  “Анаңны  аркаңа  күтәреп  өч  кат  мәккәгә  алып  барып  кайтсаң  да,  аңа  булган  бурычны  түләп  бетерә  алмассың.

Мин  сезне  әти-әниләрегез,,  туганнарыгыз,  укытучыларыгыз  горурланырлык  шәхесләр  булырсыз  дип  ышанам. 

 

 

 

Үткәрде:           9нчы   класс  җитәкчесе  Мингазов  И.Г.