• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55
Телефон: +7(855)-525-17-26
E-Mail: 0332000008@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Чуракаевская ООШ"
Руководитель: Набиева Дильбар Фаритовна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 24 учащихся /24 укучы
У нас учат: 7 педагогов /7 укытучы

Технология

Поурочная  разработка  по  методике  Щадрикова. Технология

 

 

Аттестация   үтүче  педагог:      Мингазов  Ильдар  Габидинович

Эш  урыны:  МБОУ  «Чуракаевская  ООШ»

Предмет:     Технология

Класс:    6

Дәрес  темасы:     Технологик  машиналар  турында  төшенчә.  Агач  кыру  станогының  төзелеше.  Станокның  состав  өлешләре.

Максат  һәм  бурычлар:

1.    Укучыларны  мастерскойдагы  эчке  тәртип  кагыйдәләре   һәм  техника  куркынычсызлыгы  кагыйдәләре  белән  таныштыру,   агач  кыру  станогының  төзелешен  өйрәтү

2.    Укучыларның  алган  белемнәрен  дәрестә  һәм   тормышта  файдалана  белү,  осталыкларын  камилләштерү

3.    Укучыларда  эшче,  столяр – плотник  һөнәренә  мәхәббәт  уяту,  көнкүреш,  йорт  хуҗалыгын  алып  бару  күнекмәләрен  тәрбияләү.

Җиһазлау:   Презентация,  компьютер,  экран,  агач  кыру  станогы,   плакат,  кыру  инструментлары,  үлчәү    инструментлары,  станокта  кырылган  күргәзмә  әсбаплар, төрле  әйберләр.

Дәрес  тибы:  Информацион-коммуникакив  технологияләр  кулланып,  яңа  материал  аңлату.

Өйрәтү   методикасы:  Проблемалы  сораулар  аша  әңгәмә

Әдәбият:  Технология  фәне  буенча  программа,  дәреслек  И.А.Сасова.  Технология  “Мәгариф”  2008 ел.

Дәрес  планы:

1.    Оештыру  өлеше     2 мин

2.    Техника  куркынычсызлыгы  буенча  инструктаж   3  мин

3.    Өй эшен  тикшерү:       7мин

4.    Яңа  теманы  аңлату     20  мин

5.    Алган  белемнәрне  ныгыту   10  мин

6.    Өй  эше  бирү,  билгеләр  кую,  йомгаклау:   3  мин

Дәрес  барышы:

1.Оештыру  өлеше

Укытучы  өчен  максатлар  һәм  бурычлар.   Укучыларны  дәрестә  нәтиҗәле  эшләү  өчен  әзерләү,  башка  фәннәрдән  алган  белемнәрен   һәм  тәҗрибәләрен  шушы  юнәлештә   файдалану.

Метод:  әңгәмә

Укучылар  өчен  бурычлар:  дәрес  өчен  кирәкле  әйберләрне  барлау,  эшлекле  режимга  күчү.

Метод:  Үзконтроль  һәм  үзара  контроль 

-Исәнмесез  укучылар!   Бүген  дәрестә  барлык  укучылар  да  бар.  Ә  хәзер  әйдәгез  эшкә  керешик.  Технология  дәресендә  өстәлләрдә  нәрсәләр  булырга  тиеш?  (карандаш,  линейка,  дәреслек,  дәфтәр,  ручка)

-Алар  сездә  барысы  да  бармы?   ( укучылар  барлыйлар)

 2. Техника  куркынычсызлыгы  буенча  инструктаж

Укытучының  максат  һәм  бурычлары

Укучыларга  механизмнар  белән  эшләгәндә  техника  куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен  үтәү  мәҗбүри  икәнен  төшендерү

- Укучылар,  мастерскойда эшләгәндә  техника  куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен  төгәл  үтәргә  кирәк.Чөнки  без  сезнең  белән  алдагы  дәресләрдә  станоклар  белән  эш  итәчәкбез.  Ә  аларның  эшче  органнары  хәрәкәт  итә.  Хәрәкәт  электр  двигательләре  ярдәмендә  башкарыла.  Ә  электр  двигательләре,  барыгыз  да  белгәнегезчә,  380 В  көчәнешле  электр  тогы  ярдәмендә  хәрәкәткә  килә.   Шуңа  күрә  дәрестә  түбәндәге  кагыйдәләр  төгәл  үтәлергә  тиеш:

Слайд 2-3

1.    Станокны  укытучы  рөхсәтеннән  башка  кушмаска;

2.    Ремень  тапшырулары  һәм  хәрәкәтләнүче  эшче  механизмнары  саклагыч  кожухлар  белән  капланмаган  станокларны  кушмаска;

3.    Станокка  сөялмәскә  һәм  таянмаска;

4.    Станок  өстенә  инструментларны  һәм  башка  төрле  предметларны  куймаска;

5.    Электр  кабельләрендәге  һәм  станокларда  төзеклекләр  булса,  укытучыга  әйтергә.

6.    Кыру  инструментларын  дөрес  итеп  тотарга;

7.    Эш  башлаганчы  әзерләмәнең  ныклап  беркетелүен  тикшерергә;

8.    Терәк  белән  әзерләмә    арасындагы  зазорны  төгәл  сакларга;

9.    Эшләгән  вакытта  станокның  карау  экраны  төшерелгән  булырга  тиеш;

10. Шпиндельнең  әйләнү  тизлеге  тиешле  тизлеккә  җитмичә,   кисү  коралын  әзерләмәгә  китерергә  ярамый;

11. Эшләп  торган  станокта  әзерләмәнең  үлчәмнәрен  алырга  ярамый;

12. Эшләп  торган  станокны  күзәтүчесез   калдырырга  ярамый;

13. Эш  беткәннән  соң  коралларны  үз  урынына  куярга,  йомычканы  щетка  белән  себереп  төшерергә.

3.Өй  эшен  тикшерү

  Укытучының  максат  һәм  бурычлары:  Өй  эшенең  үтәлешен  һәм  дөреслеген  тикшерү.  Яңа  материал  өйрәнү  өчен  кирәк  булган  белемнәрне  искә  төшерү  һәм  ныгыту.

Метод:  Фронталь   әңгәмә.

Укучылар  өчен  матсат  һәм  бурычлар:

Агачны  кул  кораллары  белән  эшкәртү  алымнарын,  үлчәү  инструментлары  белән  эшләү  алымнарын    искә  төшерү,  дәрестә  куллану. Техника  куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен  төгәл  үтәү

Метод:  сорауларга  җавап.

-          Укучылар,  әйдәгез  хәзер  үткән  дәрестә  үтелгән  материалны  искә  төшерик.

Слайд 4

1.Кул  кораллары  белән  әзерләмәне  эшкәрткәндә  нинди  җайланмалар  һәм  кораллар  кирәк?

 (верстак,  рубанок,  рашпиль,  стусло,  струбсина,  кул  пычкысы)

Слайд 5

2. Кул  кораллары  белән  әзерләмәне  эшкәрткәндә  нинди  үлчәү  инструментлары  кулланыла?   Аларны  стендта  күрсәтеп  бирегез

 (линейка,  рейсмус,  кронциркуль,  штангенциркуль)

Слайд 5

3.Штангенциркуль  ни  өчен  кирәк?  Аның  төзелешен  аңлатыгыз. 

( Детальләрне  һәм  аларның  өлешләрен  зуррак  төгәллек  белән  үлчәргә  кирәк  булганда   линейка  урынына  штангенциркуль  кулланыла.  Аның  белән  детальнең  эчке  һәм  тышкы  үлчәмнәрен,,  шулай  ук  тишемнең  тирәнлеген  о,1 – 0,05мм га  кадәр  төгәллек  белән  үлчәргә  мөмкин.  Штангенциркуль  түбәндәге  өлешләрдән  тора:  кузгалмас  ирнәүләр, хәрәкәтчән  ирнәүләр, рам, штанга, тирәнлек  үлчәгеч, нониус.)

Слайд 6

4.Штангенциркуль  белән  нониусны  кулланып  үлчәү  тәртибен  аңлатыгыз.

(Штангенциркуль  белән  үлчәгәндә,  үлчәмнең  бөтен   санлы  өлешен  миллимитрлы  штанга  шкаласы  буенча  нониусның  нулҗ  сызыгына  кадәр  арада  саныйлар,   әмиллимитрның  унынчы  өлешләрен  нониус  шкаласында  нуль  билгесеннән  алып   нониус  сызыгының  миллимитрлы  шкаладагы  берәр  сызык  белән  тәңгәл  килгән  урынга  кадәрге  араны  исәплиләр.  Мәсәлән,  22+0,1х7=22,7)

4.    Яңа  тема  аңлату

Укытучының  максаты  һәм  бурычлары:

Укучыларга  технологик  машиналар  турында  төшенчә  бирү,  Агач  кыру  станогының  төзелешен  өйрәтү

Метод:  проблемалы  сораулар  аша  әңгәмә

Укучыларның  бурыч  һәм  максатлары:  куелган  сорауларга  җавап  бирүдә  активлык,  белем  алуда  дәреслек  материалын  файдалана  һәм  логик  фикерли  белү. 

-          Укучылар,  цилиндр  формасындагы  детальне  кулдан  эшләү   -  катлаулы  һәм  озакка  сузыла  торган  эш.  Эшләнмәне  кулдан  яхшы  сыйфатлы  итеп  эшләү  дә  авыр. Мондый  детальне  кыру  станогында  тизрәк  һәм  төгәлрәк  итеп  эшләп  була.  Кыру  станогы  аркылы  кисеме  түгәрәк  булган  агач  әйберләрне  кырдыру  өчен  хезмәт  итә.

 (Кыру  станогында  эшләнгән  төрле  детальләр  һәм  әйберләр  күрсәтелә.

-          Ә  хәзер  әйдә,  кыру  станогының  төзелешен  өйрәнә  башлаганчы,  технологик  машина  төшенчәсен  аңлашып  китик.

Слайд  7

Һәрбер  машина  төп  өч  өлештән  тора: двигательдән, тапшыру  механизмыннан  һәм  башкару  механизмыннан.  Мәсәлән  тишү  станогы  электродвигательдән,  ремень  тапшыруыннан  һәм  шпиндельдән  тора. Шпиндель патронга  беркетелгән сверло  ярдәмендә  тишү  эшен  башкара.

 Машиналарда  башка  механизмнар  да  булырга  мөмкин.  Мәсәлән:  идарә  итү, көйләү,  контрольгә  алу,  сортировкалау,  транспортировкалау,  упаковкалау  механизмнары

Хәрәкәт  тапшыру  механизмнары  тешле  тәгәрмәчләрдән,  ремень һәм  шкивтан,  тешле  тәгәрмәч  һәм  рейкадан  торырга  мөмкин.

Слайд  8   (  һәрберсенең  рәсеме  һәм  кинематик  схемасы  күрсәтелә)

Ә  хәзер  укучылар,  әйдәгез  агач  кыру  станогының  төзелешен  һәм  төп  өлешләрен  карап  китик. (Күргәзмә  әсбап  итеп  плакат,  слайдлар,  станок  үзе  кулланыла)

Слайд  9  (Агач  кыру  станогының  рәсеме  күрсәтелә)

Мәктәп  мастерскойларында  ТД – 120  һәм  СТД – 120М  маркалы  станоклар  кулланыла.  Агач  кыру  станогы  түбәндәге  төп  өлешләрдән  тора:

1     Нигез;

2     Электродвигатель;

3     Станина;

4     Каешлы  тапшыргыч  киртәсе;

5     Төймәләр  пульты;

6     Яктырткыч;

7     Алгы  бүкән;

8     Шпиндель;

9     Терәк;

10  Арткы  бъкщн;

11  Саклагыч.

 

Слайд 10  (Алгы  бүкәннең  рәсеме)

Алгы  бүкәнгә  чөйсыман  каешлы  тапшыргыч  аша  электродвигатель  белән  тоташтырылган  шпиндель  беркетелгән.  Шпиндельнең  бер  очында  сыр  бар,  аңа,  әзерләмәнең  сул  очын  беркетү  өчен,  махсус  җайланмалар беркетеп  куялар.

Слайд  11  (  Әзерләмәне  беркетү  җайланмалары)

Әзерләмәне  беркетү  өчен,   аларның  үлчәмнәренә  карап,  түбәндәге  җайланмалар  кулланыла:

1     Трезубец;  2.  Планшайба;  3. Патрон.

2      

Слайд  12 ( Арткы  бүкән)

Станокның  арткы  бүкәне  түбәндәге  өлешләрдән  тора:

1     Винтлы  механизм;

2     Үзәк;

3     Кыскыч,

4     Маховик.

Арткы  бүкән,  озын  әзерләмәләрнең  очын  беркеткәндә,  терәк  булып  хезмәт  итә. Арткы  бүкәнне  станинаның  юнәлткече  буйлап  эшләнмәгә  китерәләр,  болт  һәм  гайка  ярдәмендә  кузгалмас  булырлык  итеп  беркетеп  куялар.  Соңыннан  әзерләнмәнең  очын  махсус  детальгә  -  үзәккә  кыстыралар.  Аны  маховик  ярдәмендә  күчерәләр   һәм  кыскыч  белән  беркетәләр.

Слайд  13  (Терәк.)

Кисү  коралының  таянычы  булып  терәк  хезмәт  итә.  Аны  станина  буйлап  та,  аңа  аркылы  итеп  тә  йөртеп  була,    шулай  ук  күтәрергә  һәм  төшерергә  дә  мөмкин.  Терәк  тоткычлары  ярдәмендә  беркетелеп  куела.

-          Укучылар,  әйдәгез  хәзер  станок  янына  якынрак  килегез.  Мин  сезгә  әзерләмәне  станокка  ничек  дөрес  итеп  беркетергә  икәнен  һәм  дөрес  итеп  кыру  алымнарын  күрсәтәм.

5.Алган  белемнәрне  ныгыту.

Укытучының  максат  һәм  бурычлары:

Агач  кыру  станогының  төзелеше  һәм  состав  өлешләре  турында  тулы  белемнәр  системасын  формалаштыру.

Укучыларның  бурыч  һәм  максатлары:

Дәрестә  алган  белемнәрне  практикада  файдалана  белү.  Эшнең уңай  нәтиҗәсенә  ирешү,  Өстәмә  белем  алу  белән  кызыксыну,  дәрестә  өйрәнгән  механизмнарны,  аның  состав  өлешләрен  белү

Метод:    репродуктивный

Формасы:   практик  эш,  фронталь  әңгәмә.

1     нче  бирем.

 Слайд  14 

Кыру  станогы  рәсемендә  номерланган  состав  өлешләренең  исемнәрен  дәфтәрегезгә  языгыз.

2     нче  бирем.

Агач  кыру  станогының  кинематик  схемасын  дәфтәрләргә  сызарга.

 

 

6.Өй  эше  бирү,  билгеләр  кую  йомгаклау.

Укытучының  бурыч  һәм  максатлары:  дәрестә  алган  белемнәрне  ныгыту, һәр  укучының  үз  мөмкинлеген  файдалана  белергә  өйрәтү,  өстәмә  белем  алуга  омтылыш  уяту.  Интернет  һәм  һәм  башка  мәгълүмат  чараларын  файдалана  белергә,  эзләнергә  өйрәтү.  Укучыларның  бер-берләренә  бәя  бирергә  күнектерү.  Дәрестәге  эшчәнлекләрен  реаль  бәяләү.