Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
Китапханәчеләр семинары 25.10.2016

25 нче октябрь көнне район китапханәчеләренең семинары уздырылды. "Китап укый беләсеңме?" библиографик дәресендә укучылар практик күнекмәләр алдылар. Мәктәпнең уңышлары һәм күренкеле шәхесләре белән таныштыру оештырылды. Район мәгариф бүлеге методисты Л.Р.Кадыйрованың юбилярны һәм китапханәчеләрне котлавы семинарны тагын да тулыландырды.
-
“Мин иң зирәк укучы” бәйгесенең нәтиҗәләре. 24.10.2016

Төрле фәннәрдән кызыклы сорауларны үз эченә алган “Мин иң зирәк укучы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. I- IV класс укучылары арасында А.Хәбирова, Н.Кашапова, С.Камалетдинов, К.Әхмәтхуҗин, З.Гәрәев; V – IXкласслардан Д.Насертдинова, А.Манихова, Д.Акбулатовалар мактаулы I – III урыннарга ия булдылар.
-
Куркынычсыз интернет 22.10.2016

5-9 нчы класс укучылары белән информатика укытучысы Гөлназ Сәгыйрь кызы Варина "Куркынычсыз интернет" темасына әңгәмә үткәрде. Интернеттан файдалану тәртибе дә искә төшерелде.
-
Уңыш бәйрәме 21.10.2016

. Мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме" уздырылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Илнур кызы Ханнанова кызыклы программа әзерләгән иде. Укучыларның 3 командасы да активлык күрсәттеләр. Уеннарда да сынатмадылар. Катнашкан һәркемгә башка ярышларда да уңышлар телибез.
-
Боларны белү кызыклы 20.10.2016

Мәктәп китапханәләре айлыгында Башлангыч класс укучылары белән "Боларны белү кызыклы" дигән бәйге уздырылды. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын сынадылар, белемнәрен арттырдылар.
-
Математик карусель 19.10.2016

5-6 нчы класс укучылары өчен оештырылган "Математик карусель" мәсьәләләр чишү бәйгесендә И.В.Имамов, Д.Р.Насертдинова, Р.Р.Гайсиннар катнашты. Алар 6 нчы урын алдылар. Укытучылары - Э.Х.Садыйкова. Киләчәктә бу өлкәдә белемнәрен арттырырлар дип ышанабыз.
-
Яшь белгечкә ярдәм 18.10.2016

Актаныш 2 нче санлы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Усманова Римма Александр кызы, остаз буларак, инглиз теле укытучысы Ханнанова Алия Илнур кызына методик ярдәм күрсәтү өчен килде. Караган 2 дәресенә дә уңай бәя бирде. укытучы - остазга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Тапкырлар иртәсе 17.10.2016

Башлангыч класс укучылары белән "Тапкырлар иртәсе" уздырылды. Камалетдинов Самат, Булатов Нәфкәт, Хәбирова Айзиләләр аеруча активлык күрсәттеләр.
-
Олимпиадалар дәвам итә 15.10.2016

Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп туры җиңүчеләре билгеле. Район турында катнашып, җиңүгә ирешүләрен телибез. Олимпиадалар дәвам итә.
-
Семинарда катнашу 14.10.2016

Китапханәчебез район семинарында катнашты. Мәктәбебез укытучыларын электрон дәреслекләрнең уңайлы ягы белән таныштырды.




