Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
E-Mail: | 0331000003@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 23 ученика |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Туклануга контроль./Контроль питания.
05.03.2024
Бүген туклануга ата-аналар контроле узды. Туклану менюга туры килә. Сыйфаты яхшы. Ашханәдә чисталык. Һәркем ризык сыйфатыннан канәгать./Сегодня прошел родительский контроль за питанием. Питание соответствует меню. Качество хорошее. Чистота в столовой. Все довольны качеством еды.
-
Башлангыч класс укытучыларының район семинары/Районный семинар учителей начальных классов
05.03.2024
Богады мәктәбе базасында башлангыч класс укытучыларының “Яңартылган ФГОС шартларында дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру” темасына район семинары узды. Анда башлангыч класс укытучысы - Ч.Р.Шәвәлиева катнашты./На базе МБОУ “Бугадинская ООШ” прошел районный семинар учителей начальных классов на тему “Формирование фунциональной грамотности обучающихся обновленного ФГОС на уроках и внеурочной деятельности”. В нём приняла участие учитель начальных классов Ч.Р.Шавалиева.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр/Разговоры о важном
04.03.2024
Бүген “Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” циклыннан чираттагы дәресләр узды. Дәрес “Җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга?” темасына багышлана. Укучылар җәмгыятьтә үз урыннарын табуга төрле карашларны күрсәтүче фильмнардан фрагментлар карадылар./Сегодня состоялись очередные уроки из цикла “Разговоры о важном”. Занятие посвящено важной теме – поиску своего места в обществе. Ученики посмотрели фрагменты фильмов , демонстрирующие разные подходы к поиску своего места в обществе.
-
Шәҗәрә – нәсел агачы/Генеалогическое древо
04.03.2024
“Гаилә елы” кысаларында, Чалманарат мәктәбендә “Шәҗәрә – нәсел агачы” дигән бәйге уздырылды. 5-7 буынга кадәр нәсел тамырларын белгән гаиләләр Грамоталар белән бүләкләнделәр.
I урын Әхмәтхуҗиннар, Камалетдиновлар, Гаязовлар, Имамовлар гаиләсе
II урын Локмановлар гаиләсе
III урын Ильясовлар, Булатовлар гаиләсе
Котлыйбыз!
В рамках “Года семьи” , в Чалманаратской ООШ проведен конкурс “Генеалогическое древо”. Грамотами награждались семьи, знавшие корни до
5-7 поколений.
I место семьи Ахматхузиных, Камалетдиновых, Гаязовых, Имамовых
II место семьи Лукмановых
III место семьи Ильясовых, Булатовых
Поздравляем!
-
Әлифба бәйрәме/Праздник Азбуки
01.03.2024
1 нче март көнне мәктәптә “Әлифба бәйрәме” булып узды. Бу бәйрәм – балалар тормышында мөһим вакыйга. Бу көнне алар белем дөньясына юл күрсәткән беренче китаплары белән саубуллашалар. Бәйрәмдә беренче класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Класс җитәкчесе - Шәвәлиева Чулпан Рифгать кызы укучыларын мәктәптәге беренче җиңүләре белән котлады. Укуларында уңышлар һәм яхшылыклар телибез./В школе 1 марта прошел праздник “Праздник Азбуки”. Это праздник – важное событие в жизни детей. В этот день они прощаются со своей первой книгой, которая открыла им дверь в мир знаний. На празднике присутствовали первоклассники и их родители. Классный руководитель Шавалиева Чулпан Рифгатовна поздравила своих учеников с первой школьной победой. Желаем им успехов в учёбе и всего хорошего.
-
Укучыларның Кышкы Спартакиадасы/Зимняя Спартакиада учащихся
01.03.2024
Бүген “Бүләк” чаңгыда базасында Актаныш муниципаль районы укучыларының Кышкы Спартакиадасы уздырылды. Ярышларда мәктәбебез укучылары катнаша. Уңышлар телибез! Укытучысы - М.Ф.Гыйльметдинов. /Сегодня в лыжной базе “Буляк” было проведено Зимняя Спартакиада учащихся Актанышского муниципального района. В соревнованиях принимают участие учащиеся школы. Желаем успехов! Учитель: М.Ф.Гильметдинов.
-
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә/Продолжается месячник гражданско-патриотического воспитания
29.02.2024
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, бүген 9 нчы класс укучылары Актаныш районы хәрби комиссары кубогына уздырылган “Хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге” бәйгесендә катнаштылар. Уңышлар телибез! Укытучысы – М.Ф.Гыйльметдинов./В рамках месячника гражданско-патриотического воспитания учащиеся 9-х классов приняли участие в соревновании на кубок военного комиссара Актанышского района “Допризывник”. Желаем успехов. Учитель: М.Ф.Гильметдинов.
-
Ягез әле, егетләр!/А ну-ка, парни!
26.02.2024
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, егетләр!” ярышы уздырылды. Мәктәп егетләре, ике командага бүленеп, төрле ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Укытучы – М.Ф.Гыйльметдинов./В рамках месячника гражданско-патриотического воспитания и ко Дню защитника Отечества прошли соревнования “А ну-ка, парни!” Учащиеся, разделившись на две команды, показали свое мастерство на разных соревнованиях. Учитель М.Ф.Гильметдинов.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү/Разговоры о важном
26.02.2024
Бүген чираттагы “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” класс сәгатьләре узды. Темасы “Бөтендөнья яшьләр фестивале”./Сегодня состоялся очередной классный час “Разговоры о важном”. Тема классного часа “Всемирный фестиваль молодежи”.
-
“Инглиз теле дәресләрендә финанс грамоталылыгы” мастер-классы/Мастер-класс “Финансовая грамотность на уроках английского языка”
26.02.2024
Инглиз теле укытучысы – Р.С.Әмирова “Инглиз теле дәресләрендә финанс грамоталылыгы” темасына мастер-класс уздырды. Чарада 6-7 класс укучылары катнашты. Мастер-класс тема билгеләүдән башланды, укучылар табышмакның җавабын таптылар, карточканы әйләндереп, сүзнең беренче хәрефен яздылар. Һәркем өчен китапның нәрсә аңлатканын билгеләделәр, соңыннан группаларда текст өстендә эшләделәр. Жюри дуслыкның җиңүен хәбәр итте. Мастер-класс укучыларны яңа белемнәр белән баетты, укучылар уңышлы эшләделәр һәм вакытларын файдалы уздырдылар. Барысы да бер-берсеннән рәхәтлек алдылар./Учитель английского языка Р.С.Амирова провела мастер-класс “Финансовая грамотность на уроках английского языка”. В мероприятии участвовали учащиеся 6-7 классов. Занятие началось с определения темы, отгадывали загадку и перевернув карточку написали на ней первую букву слова. Определили, что означает для каждого книга, затем по группам работали над текстами. Жюри вынесло решение. Победила дружба. Занятие обогатило учащихся новыми знаниями, учащиеся поработали плодотворно и провели время с пользой. Все получели удовольствие от друг с другом.