Муниципальное казённое учреждение "Отдел образования" Исполнительного комитета Аксубаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитетынын «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423060, РТ, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул.Романова, д.1 |
Телефон: | +7(843)-442-92-52 |
E-Mail: | Aksubaevo.Roo@tatar.ru, aksrcimk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Отдел образования" Аксубаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Зайдуллина Рамзия Салиховна |
У нас учатся: | 2761 учащийся |
У нас учат: | 377 учителей |
Новости Аксубаевского отдела образования
Республика фәнни-гамәли конференциясе
Опубликовано: 17.05.2013
2013 елның 14 маенда Аксубай муниципаль районы “Яңа Дума” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә “Нәҗип Думавиның фәлсәфи-дини һәм мәдәни-педагогик мирасы 21 гасырда” исемле республика фәнни- гамәли конференциясе уздырылды.
Конференцияне оештыручылар:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ДАББУ ӨПББ “Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты”
Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе
Конференциянең тематик юнәлешләре:
- Н. Думавиның әдәби эшчәнлеге һәм аның иҗатында публицистика;
- Н. Думавиның фәлсәфи – эстетик һәм дини карашлары: үзенчәлекләре, үзара бәйләнешләре;
- Яшьләрне тәрбияләү һәм рухи яктан үстерү юллары;
- Сәламәт гаиләнең рухи нигезләре;
- Н. Думави – публицист;
- Н. Думавиның мәдәни-педагогик карашлары һәм милли тәрбия бирүдә аларның роле.
Конференциянең максатлары һәм бурычлары:
- Н. Думавиның фәлсәфи- дини, мәдәни-педагогик мирасы белән танышу;
- Н. Думавиның тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнү нигезендә белем бирү учреждениеләрендә балаларга, яшүсмерләргә рухи, эстетик тәрбия бирү эшләрен активлаштыру;
- Рухи кыйммәтләрне, милли мәдәният гореф - гадәтләрен кайтару
Конференциядә катнаштылар:
1.Гилманов Камиль Камалович – Аксубай муниципаль районы җитәкчесе, район Советы рәисе
2.Шакиров Данис Фәнисович – Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле
3. Корбанов Рәфис Харисович –Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе
4.Рамеев Зөфәр Зәйнеевич – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессоры филология фәннәре кандидаты
5.Ганеева Резедә Кадыровна – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессоры филология фәннәре кандидаты
6.Валиахметов Хөсәен Хасанович – «Мәгърифәт» газетасы баш мөхәррире
7.Гиматдинова Нәбира Минәхмәтовна – язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты
8.Исламшин Рәшит Ахатович - ДАББУ ӨПББ “Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты” профессоры, педагогия фәннәре докторы
9.Туктамышева Гөлнара Чынгызовна - ДАББУ ӨПББ “Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты” доценты, педагогия фәннәре кандидаты.
10. Нургатина Гөлназ Габделбариевна- Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре
Шулай ук мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре, башлангыч, төп, урта белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылары катнашты
Конференциядә чыгыш ясаучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыгының сертификатлары тапшырылды.
К списку новостей