• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казённое учреждение "Отдел образования" Исполнительного комитета Аксубаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитетынын «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениясе

Визитная карточка

Адрес: 423060, РТ, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул.Романова, д.1
Телефон: +7(843)-442-92-52
E-Mail: Aksubaevo.Roo@tatar.ru, aksrcimk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Отдел образования" Аксубаевского муниципального района РТ
Руководитель: Зайдуллина Рамзия Салиховна
У нас учатся: 2761 учащийся
У нас учат: 377 учителей

Новости Аксубаевского отдела образования

Семинар учителей татарского языка и литературы / Туган тел һәм әдәбият укытучыларының чираттагы семинары узды

Опубликовано: 26.01.2019

23 января 2019 года на базе МБОУ «Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №3» прошел очередной семинар учителей родного языка и литературы.
Тема заседания: «Особенности вовлечения одаренных детей в научно –исследовательскую работу и руководства проектной работой”.
На повестке дня были рассмотрены следующие вопросы:
1. Особенности вовлечения одаренных детей в научно –исследовательскую работу и руководства проектной работой.
2. Работа с одаренными детьми, подготовка к Олимпиаде,
3. Конкурсы по татарскому языку и литературы и подготовка ко Дню родного языка.
В ходе заседания были заслушаны выступления учителей:
1. По первому вопросу повестки дня «Организация научно-исследовательской работы учащихся» выступили Галиева А.А., учитель «Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №1 имени В.Г. Тимирясова» и Зайнуллина Л.А., учитель МБОУ «Новоаксубаевская начальная общеобразовательная школа»
2. По второму вопросу - «Проектная деятельность на уроках татарского языка и литературы» поделилась опытом работы учитель МБОУ «Нижтатмайнская средняя общеобразовательная школа» Гафиятуллина Ф.Г. и по вопросу подготовка к олимпиадам выступила Халиуллина И.Ф., учитель «Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №1 имени В.Г. Тимирясова";
3. По третьему вопросу выступила методист МКУ «Отдела образования» Ислямова З.Р. Она ознакомила с новостями образования по предмету и конкурсами. Обсудили план проведения месячника Родного языка.

__________________________________


2019 нче елның 23 нче гыйнварында Аксубай 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының чираттагы семинары узды.
Утырышның темасы: “Сәләтле балаларны фәнни –тикшеренү эшенә тарту һәм проект эше белән җитәкчелек итү үзенчәлекләре”.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Яңа җитәкче буларак “Мәгариф бүлеге” МКУ методисты Ислямова Зөлфирә Ринат кызының эш юнәлеше белән танышу.
2. Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен заман таләпләренә туры китереп оештыру буенча фикер алышу.
3. Сәләтле балалар белән эшләү, туган тел фәненнән олимпиадаларга әзерләү серләре белән уртаклашу.
4. Төрле конкурслар белән танышу. Балаларга милли тәрбия бирү буенча киңәш – тәкъдимнәр. “Туган тел” айлыгына, “Туган тел” көненә эзерлек.

Утырыш барышында укытучыларның чыгышлары тыңланды:
1. Беренче көн тәртибе буенча яңа җитәкче “Мәгариф бүлеге” МКУ методисты Ислямова Зөлфирә Ринат кызы үзенең эш юнәлеше, туган тел (татар теле) предметы буенча белем бирүнең яңалыклары белән таныштырды.
2. Икенче көн тәртибе буенча “Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен оештыру-заман таләбе” дигән темага МББУ “Аксубай 1 нче урта гомумбелем мәктәбе”нең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ә.Ә. чыгыш ясады.
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеге”дигән тема астында Түбән Майна урта гомуми белем бирү мәктәбенең ана теле һәм әдәбияты укытучысы Гафиятуллина Ф. тәҗрибә уртаклашты.
3. Сәләтле балалар белән эшләү серләрен МББУ “Аксубай 1 нче урта гомумбелем мәктәбе”нең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Халиуллина И.Ф. чиште. Чыгышының темасы:“Сәләтле балалар белән эшләү, туган тел фәненнән олимпиадаларга әзерләү” . Шулай ук бу мәсьәлә буенча Яңа Аксубай башлангыч белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Зайнуллина Л.А. “Башлангыч сыйныфларда сәләтле балалар белән эшләү, аларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту”дигән тема аша тәҗрибә бүлеште.
4. Дүртенче көн тәртибе буенча “Мәгариф бүлеге” МКУ методисты Ислямова Зөлфирә Ринат кызы укытучыларны төрле конкурслар белән таныштырды, аларның тәкъдимнәрен тыңлады, сорауларына җавап бирде.
“Туган тел” айлыгын, “Туган тел” көнен ничек уздыру буенча фикер алышынды.

Карар:
1. Туган тел (татар теле) предметы буенча белем бирүнең яңалыкларын исәпкә алып эшләргә. Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен заман таләпләренә туры китереп оештырырга.
2. Балаларга яңа шартларда милли тәрбия бирү буенча барлык мөмкилекләрдән дә файдаланырга. Сәләтле балалар белән эшләүне тагын да киңәйтергә.
3. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә, предмет олимпиадаларында актив катнашырга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә. Туган телне үстерү буенча күп санда милли чаралар үткәрергә.
4. “Туган тел” айлыгын, “Туган тел” көнен тиешле дәрәҗәдә нәтиҗәле итеп үткәрергә.



К списку новостей