• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казённое учреждение "Отдел образования" Исполнительного комитета Аксубаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитетынын «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениясе

Визитная карточка

Адрес: 423060, РТ, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул.Романова, д.1
Телефон: +7(843)-442-92-52
E-Mail: Aksubaevo.Roo@tatar.ru, aksrcimk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Отдел образования" Аксубаевского муниципального района РТ
Руководитель: Зайдуллина Рамзия Салиховна
У нас учатся: 2761 учащийся
У нас учат: 377 учителей

Новости Аксубаевского отдела образования

Квест–уен «Татар дозор - 2016»

Опубликовано: 27.04.2016

17 апрель көнне сәгать 11дә Казанның Бауман урамында урнашкан Тукай сәгате янында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында “Татар-дозор-2016” квест-уены уздырылды.
Чараның максаты — социаль-актив яшьләрдә милли мәдәниятне һәм туган телне саклауда җаваплылык хисе тәрбияләү иде
Уенга быел 45 команда сайлап алынган. Алар Татарстанның урта гомуми белем бирү, һөнәри махсус һәм югары уку йортларында белем алучы студентлардан гыйбарәт. Шулар арасында МБГБУ “Аксубай №3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең “Шаян кызлар“ командасы катнашты.
Квестның 300 дән артык катнашучысы башкала кибетләре, кафелары, рестораннары, даруханәләрендә, җәмәгать транспортында булып, мәгълүмат бары бер телдә генә бирелүен, татарча мәгълүмат бирелү-бирелмәүне ачыкларга, татарча хаталы язуларны фотога төшерергә тиеш булдылар. Уенның программасы үз эченә иҗади биремнәрне дә алган иде
Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Аксубай районының “Шаян кызлар” командасы 5 урынга лаек булдылар. 26 апрель көнне йомгаклау кичәсендә безнең команда Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. “Шаян кызлар” командасын котлыйбыз һәм киләсе елда югарырак үрләрне яулауларын теләп калабыз.



К списку новостей