Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
E-Mail: | isenbay@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 55 детей (из них 50 учащихся и 5 воспитанников), иностранных граждан-0 |
У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Новости Исенбаевской СОШ
Район башлыгы чыршысы үз янына балаларны җыйды
Опубликовано: 24.12.2014Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен район башлыгы чыршысына дәшәләр.Мәктәбебездән 22 балага шундый бәхет елмайды. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының Рәхмәт хатын алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз. Күңелләребездә матур мизгелләре белән ел дәвамында сакланырлык Чыршы бәйрәме бизәкләре Кыш бабай, Кар кызы, 2015 ел символы булган Сарык бәрәне бәйрәм белән котладылар. Аларның изге теләкләренә район башлыгы Валерий Макаров та кушылды. – Сез – илебезнең киләчәге. Укудагы, спорттагы уңышларыгызга сөенәбез. Киләчәктә сезнең арадан да галимнәр, хәрбиләр, очучылар, тагын бик күп һөнәр ияләре чыгар. Нәкъ менә сезнең тырышлык нәтиҗәсендә без мәгарифтә республикада югарыга үрмәлибез. Яңа елда да матур уңышларыгыз белән сөендерегез, – диде ул.Бәйрәм тамашасы уен-көлке, җыр-биюләр белән дәвам итте. Без рәхәтләнеп күңел ачтык бу көнне. Ә өйләребезгә алар район башлыгы бүләкләрен алып таралыштык.
К списку новостей