Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
E-Mail: | isenbay@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 55 детей (из них 50 учащихся и 5 воспитанников), иностранных граждан-0 |
У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Новости Исенбаевской СОШ
9 декабря мы поздравили ветерана Великой Отечественной войны Сагита Фассаховича Тютеева с Днём Героев Отечества
Опубликовано: 10.12.2016Гөлзадә Әхтәмованың "Соңгы ветеран" шигыре ( Сагит Фассах улына багышлана)
Гөлзадә Әхтәмова
Соңгы ветеран
(Исәнбай авылында Тютиев Сәгыйть)
Йөз кырыклап иде әле алар-
Яу кырыннан әйләнеп кайткан.
Фани дөньядан китеп бардылар шул.
Сәгыйть абый- соңгы могикан.
Яраларына дәва таба алмый
Интектеләр туган илдә дә.
Сугыш карчыгасы чүпли торды
Берәм- берәм тыныч көндә дә.
Кар өстендә яткан тәүлекләре
Гомер сәгатьләрен кыскартты.
Пуля тимәгәнгә- окоп салкыны тигән,
Җелегенә үткән- саргайтты.
Алып кебек таза ирләр иде,
Сугыш сындырды, бөкте, чирләтте.
Көч-хәл белән кайтып егылдылар
Азмысы соң сугыш беткәчтен...
Арадан берәү могҗизадай калган
Җитмеш елдан соң бүген авылда.
Онытылмас хәтер! Яшь буынга
Сөйлә, ветеран, сугыш турында!
Белеп калыйк- сөйлә, Сәгыйть абый!
Без күрмәгән сугыш көннәрен.
Сиңа түкми-чәчми сөйләр өчен
Ходай гомер биргән, мөгаен.
Җир белән күк аерылмаслык булган
Курск дугасында ничекләр?
Артиллерист, ничек исән калдың
Ярты Ауропаны кичепләр?
Будапештта Җиңү тантанасы!
Шундый бәхет- шатлык күңелгә!
Хат язасың сөенеп Татарстанга-
Исәнбайга- газиз әниеңә.
Язмыш сине Көнчыгышка дәшә,
Узып китеп туган авылыңны,
Борыласың японнарга каршы,
Үзгәртәлми барыр юлыңны.
Сөйлә, ветеран, сөйлә! Күкрәгеңдә
Чыңлый нинди орден-медальләр.
Күңелләрдә калсын тарих булып
Батырлыклар, сезнең күргәннәр.
К списку новостей