Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
E-Mail: | isenbay@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 55 детей (из них 50 учащихся и 5 воспитанников), иностранных граждан-0 |
У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Котлыйбыз! 16.10.2015
16 мартта Тирсә мәктәбендә 1998-2001 елгы кызлар һәм егетләр арасында армспорт буенча район беренчелегенә ярышлар булды. Безнең мәктәпнең кызлар командасы уңышлы чыгыш ясады һәм өченче урынга лаек булды. Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. 7 сыйныфтан Хакимова Эльза, 9 сыйныфтан Ганиева Эльвина, 10 сыйныфтан Тукманов Ниязлар үз үлчәүләрендә III урынга лаек булдылар. Яшь спорсменнарны һәм аларның укытучылары Садыков Р.Х., Симаков Ф.Ф., Зайнуллин Л.М.ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Хәтерләрдә тарих яңара 14.10.2015
Татарстанның атказанган тарих укытучысы Фатхия Назиповна Зарипова 5-11 сыйныф укучылары өчен “Хәтерләрдә тарих яңара” дигән ачык тәрбия сәгате уздырды. Тәрбия чарасы бик файдалы булды. “1552 елның ямьсез, җилле, салкын октябре... Халык үзенең сөекле Сөембикәсеннән мәңгелеккә аерыла; Колшәриф кебек шигъри җанлы, иманлы асыл улларын югалта. Меңнәрчә каһарманнар үз илен, телен, динен яклап шәһит китә. Татар илендә Хәтер көне! Хәтере исәннәрнең генә киләчәге бар”, - дип тәмамлады үзенең ялкынлы чыгышын Фатхия Назиповна.
-
Армспорт буенча сайлап алу ярышлары 13.10.2015
Бүген мәктәбебездә армспорт (кул көрәштерү) буенча 1998- 2001 елларда туган яшүсмерләр арасында сайлап алу ярышлары булды. Ярышта катнашучы яшүсмерләр арасында үлчәү категорияләре:45; 50;55;60;65;70 тәшкил итте.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 12.10.2015
Мәгариф һәм фән министрының 2015 нче елның 15 нче августында чыгарылган 8671/15 нче номерлы боерыгына нигезенләнеп, мәктәптә быелгы уку елында һәр көн зарядка үткәрелә башлады. Физкультура укытучылары Зайнуллин Л.М., Симаков Ф.Ф., Садыков Р.Х. кызыклы физик күнегүләр белән укучыларның тәнәфесләрен файдалы итеп уздыралар."Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип юкка гына әйтмәгәннәр.
-
Всероссийский урок по ОБЖ 09.10.2015
В школе проведен Всероссийский урок по ОБЖ. Урок прошел по нескольким направлениям: по направлению дорожной безопасности детей, их родителей, а также сотрудников школы; по направлению пожарной безопасности детей, родителей, а также школы; по направлению антитеррористической безопасности, безопасности психического и физического здоровья детей, их благополучия в школе и за её пределами.
-
Выставка об истории развития МЧС РТ 09.10.2015
10 октября 2015 года сотрудники МЧС села Исенбаево провели для учащихся школы выставку об истории развития МЧС РТ, о его деятельности. Министерство по чрезвычайным ситуациям РТ отмечает 20-ю годовщину своего создания. Начальник МЧС Исенбаевского поста Шайхетдинов М.В. увлекательно рассказал об истории развития МЧС РТ.
-
Көз бәйрәме 09.10.2015
7-11нче сыйныф укучылары өчен бүген мәктәбебездә көз бәйрәме үткәрелде. Әлеге кичәдә конкурслар, кызыклы уеннар уйналды, шаян сүзләр сөйләнде, дәртле җырлар җырланды. Әлеге кичәдә без рәхәтләнеп күңел ачтык, ял иттек.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015
Хөрмәтле укытучылар! Сезне барыгызны да бүгенге олы бәйрәм – Укытучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә тазалык, бетмәс – төкәнмәс шатлыклы озын гомер һәм ак бәхетләр теләп калабыз. Шушы тынгысыз һәм үтә җаваплы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан – яңа үрләр яуларга язсын! Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез сезгә. Мәктәп администрациясе.
-
Праздник, посвященный Международному дню учителя, прошел в Казани 04.10.2015
3 октября в Казани, в «Татнефть-арене», прошло праздничное мероприятие, посвященное Международному дню учителя. С профессиональным праздником учителей Татарстана поздравили Премьер-министр РТ Ильдар Халиков, заместитель председателя Государственного Совета РТ Татьяна Ларионова, заместитель Премьер-министра РТ — министр образования и науки республики Энгель Фаттахов, помощник Президента РТ по социальным вопросам Лейла Фазлеева и др. На церемонию чествования лучших учителей республики были приглашены более 5 тыс. педагогов. Среди них были учителя нашей школы Бурганиев Р.Г., Бурганиева А.Р.
-
Котлыйбыз! 03.10.2015
Укытучылар көне уңаеннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм узды. Мөгаллимнәрне хөрмәтләү, аларның хезмәтләрен бәяләү максатыннан мондый чаралар оештыру соңгы елларда матур традициягә әйләнде. Залда берсеннән-берсе күркәм укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары урын алган иде. Бер төркем мөгаллимнәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында безнең мәктәп укытучылары да булу аеруча сөенечле: математика укытучысы Садыйкова Г.З РФ грамотасы белән, тәрбия эшләре урынбасары Хамидуллина А.Р. экологик тәрбия бирүдәге уңышлары өчен мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!