Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
E-Mail: | isenbay@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 55 детей (из них 50 учащихся и 5 воспитанников), иностранных граждан-0 |
У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Котлыйбыз! 19.02.2014
Без бүген район балалар китапханәсендә “Батырлык ноктасы - Әфганстан” республика балалар иҗат эшләре конкурсының муниципаль туры нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасында катнаштык. 8 нче класс укучысы Нияз Симаков иҗади бәйгенең җиңүчесе дип табылды, ә Илүзә Ямалиева Әгерҗе китапханәләр системасы, Хәрби комиссариат һәм “Сугышчан туганлык” оешмаларының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. (укытучы Симакова Г.И.) Котлыйбыз!
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көненә багышлап 15.02.2014
15 нче февраль – Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көнне мәктәбебездә тантаналы линейка үтте. Каһарман шагыйрьне искә алып, укучылар аның турында чыгышлар ясадылар, төрле елларда, төрле шартларда язылган шигырьләрен укыдылар, Җәлилгә багышлап җырлар җырладылар.
-
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан 15.02.2014
Укучыларга Әфганстан сугышында катнашкан үзебезнең авылдашларыбыз белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү, башка милләткә карата дуслык һәм татулык хисләре булдыру максатыннан һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә тәрбия дәресләре үтә. Тарих дәресләрендә дә укучылар Әфганстан сугышы тарихы һәм нәтиҗәләре белән танышалар; геройларча хәрби бурычны үтәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбыз белән танышалар.
Тулырак мәгълүмат: Әфган сугышында интернациональ бурычларын үтәгән исәнбайлылар.
Әфган сугышында катнашып Кызыл Йолдыз орденына лаек булган Шарафиев Анвар белән әңгәмә(2 часть)
-
Муса Җәлилнең тууына108 ел тулуга багышланган класс сәгатьләре 14.02.2014
15 нче февраль – татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Бүгенге класс сәгатьләрен без бөек шагыйребезне искә алуга багышладык. Муса Җәлил турында бик күп белсәк тә, аның сугышка китәр алдыннан районыбыз үзәге Әгерҗедә 3 көн булуы хакында бөтен укучылар да хәбәрдар түгел иде. 8 нче сыйныф укучылары Җәлилнең Әгерҗегә килү, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Сания Мәҗитова белән танышуы, соңнан хатлар алышулары турында сөйләделәр. Мусаның Саниягә фронттан җибәргән шигырьләрен укыдылар. Ә башлангыч сыйныф укучылары исә, Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар, җырларын җырладылар.
-
Күңелле стартлар 13.02.2014
Хәрби – патриотик айлык кысаларында каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулуга, XXII Кышкы Олимпиада уеннарына багышлап һәм Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуларына 25 ел булу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” эстафетасы үткәрелде. Төрле формадагы уеннар укучыларның җитезлеген, өлгерлеген, елдамлыгын, көчен һәм дуслыгын сынады. Ярышлардан һәркем күтәренке кәеф, көләч йөз белән таралды.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2014
Бүген беренчеләребез үзләренең тәүге җиңүләрен билгеләп үттеләр. “Әлифба бәйрәме” – беренчеләрнең генә түгел, бөтен мәктәп укучыларының көтеп алган бәйрәмнәре. Без барыбыз да беренчеләр белән бергәләп сөендек, үзебезнең шул чакларыбызны искә төшереп алдык. Булдырдыгыз, беренчеләр, афәрин! Алга таба да сезгә зур уңышлар, яңа үрләр, шатлыклы җиңүләр телибез.
-
Кошларны кышын ашат 10.02.2014
“Кошларны кышын ашат” акциясенең муниципаль турына йомгак ясалды. Безнең мәктәбебездән өч укучы – Ягъфаров Гадел, Симаков Айназ һәм Фәрхетдинов Булатлар җиңүче булды. Аларга грамоталар бирелде. Котлыйбыз!
-
В гостях у воина интернационалиста 09.02.2014
Члены краеведческого кружка были в гостях у Шарафиева Анвара Загитовича, воина – интернационалиста. В 1982 – 1984 годах он участвовал в боевых операциях в Афганистане. Награжден медалью «За отвагу», орденом Красной Звезды. Анвар Загитович поделился своими воспоминаниями о той войне, рассказал о боевых друзьях, боевом братстве.
-
Туган көн кичәсе 06.02.2014
Без, 3 ,4 сыйныф укучылары, классыбызда “Туган көн кичәсе” үткәрдек. Һәр ел фасылында туган иптәшләребезне төркемләп котладык, бер-беребезгә бүләк итеп, җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, биедек. Ә соңыннан әниләребез пешереп җибәргән бик тә тәмле бәлеш-пироглар белән чәй эчтек. Бергә-бергә күңелле ял итү өчен менә дигән бәйрәм булды бу!
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 31.01.2014
Студентлар белән очрашу - мәктәбебезнең матур традициясе. Кичәге үзебезнең укучылар, бүгенге студентларыбыз ел да безнең белән күрешергә теләп, сагынып киләләр. 31 нче гыйнвар көнне “Бер күрешү – бер гомер” дип аталган очрашу кичәсенә югары уку йортларында белем алучы 11 студент егет һәм кыз килгән иде. Бәйрәмне 8 нче сыйныф укучылары спорт бәйгесе итеп үткәрделәр. Укучыларыбыз сабакташлары белән көч тә сынашты, үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп аралашты да. Ә соңыннан үзебезнең җырчылар тарафыннан “тере тавыш”ка үткәрелгән дискотека студентларыбызның күңелендә дә озак сакланыр, туган мәктәпләрен сагындырып, исләренә төшереп торыр әле.