• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнебишевская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423514, РФ, РТ, Заинский район, с. Нижнее Бишево, ул.Пролетарская, д.19
Телефон: +7(855)-586-84-10
E-Mail: nbishevo68545@mail..ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнебишевская СОШ" ЗМР РТ
Руководитель: Иванов Сергей Владимирович
Год основания учреждения: 1880
У нас учатся: 59 учеников (из них иностранных граждан-3) и 9 воспитанников детского сада
У нас учат: 13 учителей и 1 воспитатель

Новости школы

Мәгариф оешмалары җитәкчеләре чыгарылыш сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясенә әзерлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

Опубликовано: 01.03.2023

1нче мартта Түбән Биш урта мәктәбендә «Мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек» темасына семинар-киңәшмә. Киңәшмәдә катнашучылар өчен тематик мәйданчыклар әзерләнде: «Барысы да балалар бакчасыннан башлана», «Шах Һәм мат» түгәрәген тәкъдир итү, агачтан каләм ясау буенча мастер-класс, туган якны өйрәнү музеен тәкъдир итү, 10 сыйныф укучысы Ибраһим Җәмилгә багышланган «Безнең горурлыгыбыз – Татарстан Республикасы һәм Россия чемпионы». Мәктәп бинасының икенче катында Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батуллага багышланган музей ачылды. Семинарда катнашучылар Р. Батулланың «Мизгел» әсәре буенча куелган театр спектаклен карадылар.

Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Рәзиф Кәримов, танылган якташ, язучы, драматург, публицист һәм сатирик Рабит Батулла, язучы, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, «Ялкын» журналы баш мөхәррире, «Ихлас» нәшрияты директоры Илназ Фазуллин чыгыш ясадылар.

Район башлыгы үз чыгышында Түбән Биш мәктәбенең Татарстанда дөньяга Габдулла Тукай исемендәге премиянең өч лауреаты - язучы Мөдәрис Әгъләмов, драматург Рабит Батулла, артист Наил Дунаевны биргән бердәнбер мәктәп булуын билгеләп үтте. Шулай ук төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар: Олимпия чемпионы Федор Симашев, Казан шәһәрендә күп елларны ГИДУВ ректоры булып эшләүгә багышлаган академик Марс Михайлов.

Пленар өлештә мәгариф идарәсе начальнигы Эрнст Сәфәргалиевның, Түбән Биш, Бохарай мәктәпләре, 7 нче мәктәп директорларының докладлары тыңланды. Район җитәкчелеге тарафыннан гомуми белем бирү оешмалары директорлары алдына 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларын аттестацияләүгә сыйфатлы әзерлек оештыру бурычы куелды.



К списку новостей